Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бала иминлеге – үзебезнең кулда

Кышкы каникул чорында Яшел Үзән автоинспекциясе юлларда тикшерүләрне тагын да көчәйтәчәк.

Машина йөртүчеләргә балаларның бу чорда күп йөрүен һәм ДТПлар чыгуда сәбәпче булуын онытмасыннар иде. Балалар иминлеге - машина йөртүчеләр кулында.

2015 елның 11 аенда Яшел Үзән территориясендә балалар катнашында 21 юл-транспорт вакыйгасы булган. Нәтиҗәдә 21 бала төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

Кышкы юлларның төп кагыйдәсе - икеләтә игътибар һәм саклык!

Төнге вакытта юлларда йөргәндә яктырткыч браслетлар кияргә киңәш ителә. Каникул чорында балалар таудан шуарга ярата, шуңа күрә андый таулар юллардан ерак булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев