Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бал корты чакса нишләргә?

Җәй көне табигать кочагына: су буена, урманга ашкынабыз. Безгә төрле яклап һөҗүм итәргә әзер торучылар барын да онытмаска иде.


Умарта яисә шөпшәне генә алыйк. Бал корты чагудан үлеп киткән кешеләр турында да ишеткән бар бит. Әгәр күчләре белән һөҗүм итсәләр нишләргә? Белгечләр умарта корты һөҗүм иткәндә, чәбәләнмәскә, селкенмичә басып торыр­га кирәк, диләр. Артык ачык, чәчәкле кием дә аларны кызыктыра икән. Ә иң мөһиме - дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтү.
Умарта кортлары яисә шөпшә, күче белән ябырылып, күз-авыз тирәләрен чакса, кеше шешенеп, сулыш алу кыенлашыр­га мөмкин. Бу очракта бертуктаусыз салкын су эчү яисә боз суыру коткарачак. Моның белән беррәттән, кешенең тән температурасы күтәрелергә, тыны кысылырга, йөрәк тибеше ешаерга мөмкин, авыруның хәтта шок хәлендә калу куркынычы бар.
Әгәр бал корты чакса, теш­ләгән урыныннан угын тартып чыгару кирәк. Чөнки аннан беркадәр вакыт агу бүленеп чыгу дәвам итәчәк.
Шөпшә, билгеле булганча, угын калдырмый һәм берничә тапкыр тешләргә мөмкин. Ике очракта да яраны спирт белән юып, тешләгән урынга боз кую кирәк. Ул авыртуны баса һәм шешенеп китүдән саклый. Спирт урынына бака яфрагы яисә суган согы, уксус, лимон согы кулланырга була. Шулай ук реакцияләр булмасын өчен, антигистамин препаратлар эчәргә кирәк. Иң яхшысы - тиз арада табибка күренү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев