Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакырчыдан Җиңү язын күреп кайттым

Гитлер тәре, кайдан алдың Бу кәкре чанаңны? Ник ябыштың СССРга, Белмәдеңме чамаңны?

Шундый такмакларны сугыш беткәч тә җырлап йөрдек әле. Бөек Ватан сугышы афәтләренең кайтавазы, кайгылы күз яшьләре әле һаман да дәвам итә.
Бакырчыда мәктәп укучылары куйган спектакльне карарга туры килде. Үзләре сугыш күрмәсә дә, бу теманы шулкадәр тормышчан итеп чагылдырдылар, ирексездән күзләргә яшь килә. Балалар күрсәткән күренештә сугыш та, шәфкать туташларының фидакарь хезмәте дә, өйләрендә сугыш бетүне теләп, көне-төне догада булган әбиләр дә, солдат ирләренә тугрылыклы хатыннар да - һәммәсе дә дөрес чагылдырылды.
Менә алар - сугышның көенечле һәм сөенечле вакытларын күрсәтүче яшь артистлар - Альбина Әдиятуллина, Рамил Гатауллин, Гөлнур Бакаева, Инсаф Сәлахиев, Регина Сафина, Рузилә Хафизова, Рузилә Сафиуллина, Рамил Шәйхуллин, Айсылу Бикмуллина, Алия Хәмитова. Болар бит әле үзешчән артистлар гына түгел, уку алдынгылары да. Киләчәктә тыныч тормышта күкрәкләрегезгә чын-чын орден-медальләр тагарга язсын, кызлар-егетләр!

Рәшидә Тимергалиева-Вилданова. Казан - Акъегет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев