Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакырчыда Урам бәйрәме узды

Туган авыл! Әйе шул, урамы да якын анын,  чөнки  анда безнең балачак, яшьлек   уйнап үскән эзләр хәзер дә саклана . Менә шул унайдан инде ике атна рәттән, Бакырчы авылында урам бәйрәмнәре  уза. Узган атнада бәйрәмне Кыр урамы  башлап җибәрде.Ә бу атнада ул Ленин  урамында узды. Кырык йортлы урамда егерме җидесендә ...

Туган авыл! Әйе шул, урамы да якын анын,  чөнки  анда безнең балачак, яшьлек  

уйнап үскән эзләр хәзер дә саклана .

Менә шул унайдан инде ике атна рәттән, Бакырчы авылында урам бәйрәмнәре 

уза. Узган атнада бәйрәмне Кыр урамы  башлап җибәрде.Ә бу атнада ул Ленин 

урамында узды. Кырык йортлы урамда егерме җидесендә тормыш кайный. Иң 

күп киленнәргә, оныкларга да бай урам ул. Авыл клубының  җитәкчесе 

Миләүшә Сәлахиева бу бәйрәмне инде ике елдан бирле оештыра.

Бәйрәмне, кырык ике ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган  

укытучыбыз Райхана Зайнуллина ачып җибәрде. Кое казып, дан казанган 

авылыбыз тарихы белән таныштырып, матур, тирән мәгънәле шигырьләре 

белән елатты да безне. Алсу Сафиуллина  шушы урамга килен булып килгәненә 

дә кырык биш ел вакыт узган. Ул да матур теләкләрен җиткерде.

 Өстәл сый - нигмәтләрдән сыгылып торды, чөнки һәрбер кеше күчтәнәчсез 

килмәде. Уңган киленнәрнең самовар куеп, кайнар  чәйләрен эчеп, батыр 

егетләребезнең тәмле хашлама, бәрәнгеләреннән авыз итеп, бәйрәмебез дәвам 

итте, дип хәбәр итте Лилия Гатауллина.

Бакырчыдагы урам бәйрәменең ничек узуын тулырак беләсегез килсә,

"Яшел Үзән"нең җомга санындагы (№ 46) "Гөрләде Бакырчы урамнары" язмасын укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X