Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Бакча караклары тотылган

Бакчалар басып йөрүче каракка хәзер 4 ел утырырга туры киләчәк.

- Иске Шырданда яшәүче 59 яшьлек ир «Урожай» һәм «Зоренька» бакча җәмгыятьләрендәге бакча өйләреннән әйберләр урлап йөргән, - дип сөйли Яшел Үзән прокурорының өлкән ярдәмчесе Елена Савельева. - 2015 елның октябреннән 2016 елның гыйнварына кадәр ул бакча өйләреннән, мунча һәм сарайлардан ашамлыклар, әйберләр урлаган. Аның исәбендә барлыгы 41700 суммасында 17 урлау.
Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм аңа суд тарафыннан гомуми режимдагы төзәтү колониясенә 4 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарылган.
Тагын бер каракның эше судка җибәрелгән. Анысы ике ел дәвамында бакчалар буйлап табыш эзләп йөргән.
- Селище Говядино авылында бердәнбер яшәүче 51 яшьлек ир 2014 елның маеннан 2016 елның апреленә кадәр авыл тирәсендәге бакча участокларында йөрергә яраткан. Барлыгы биш җинаять кылып, икесе шуларның авыр җинаятьләр төренә кертелгән, - дип сөйли бу хакта прокурорның өлкән ярдәмчесе Эдуард Миңнегалиев.
Гаепләнүче үз гаебен таныган һәм урланган әйберләрнең бер өлеше хуҗаларына кире кайтарылган. Хәзер бу ир беркая китмичә суд карарын өендә көтә.
Әлфия Зыякаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев