Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Азәрбайҗанның татар диаспорасы POZISка Сабан туе өчен рәхмәтле

Азәрбайҗан Республикасындагы Татарстан Республикасы даими вәкиллегеннән ПОЗиС (POZIS) ААҖ һәм аның генераль директоры Радик Хәсәновка Рәхмәт хаты килеп төште. Аны Бакуда Сабан туен үткәрергә ярдәм итү өчен Азәрбайҗан республикасындагы Татарстан Республикасы даими вәкиле Альфред Закиров җибәргән. Июнь ахырында Бакуда, шәһәрнең төп мәйданы - Г.Алиев исемендәге мәйданда традицион татар Сабан туе...

Азәрбайҗан Республикасындагы Татарстан Республикасы даими вәкиллегеннән ПОЗиС (POZIS) ААҖ һәм аның генераль директоры Радик Хәсәновка Рәхмәт хаты килеп төште. Аны Бакуда Сабан туен үткәрергә ярдәм итү өчен Азәрбайҗан республикасындагы Татарстан Республикасы даими вәкиле Альфред Закиров җибәргән.

Июнь ахырында Бакуда, шәһәрнең төп мәйданы - Г.Алиев исемендәге мәйданда традицион татар Сабан туе узды. Бәйрәмне Азәрбайҗанның "Яшьлек" татар яшьләре үзәге оештырган.

Азәрбайҗанда яшәүче ватандашларга бәйрәмне уздыру өчен "ПОЗиС" җәмгыяте дә спонсорлык ярдәме күрсәтте. Шушындый үзара ярдәмләшү Азәрбайҗанда татар диаспорасына милли традицияләрне саклап калуда булышуга, күршеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтне булдыруга, бу ил территориясендә POZIS брендын таратуга юнәлдерелгән.

Чарада меңнән артык кеше катнашты. Азәрбайҗанда Россия Федерациясе илчелеге вәкилләре белдергәнчә, Сабан туе югары дәрәҗәдә бик күңелле һәм кызыклы үткән.

Исегезгә төшерәбез: POZIS техникасын кулланучы илләр арасында Азәрбайҗан беренче өчлеккә керә. Көньяк күрше белән 10 елдан артык хезмәттәшлек итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев