Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аз түгел, күп булсын

«Свияга» тыюлыгы турында районда һәм шәһәрдә ишетмәгән кеше юктыр. Кемдер бу хакта газеталардан укып белде, икенчеләр телевидиедән күрсәтелгән сюжетлар аша тыюлык эше белән танышты. Интернетта да мәгълүмат бар. Кыскасы, тыюлык эше белән һәркайсыбыз хәбәрдар. Бүген без тыюлыкта сирәк очрый торган үсемлекләр турында сөйләрбез. Тыюлык территориясе шактый зур, болыннар, тугайлар. Үсемлек...

«Свияга» тыюлыгы турында районда һәм шәһәрдә ишетмәгән кеше юктыр. Кемдер бу хакта газеталардан укып белде, икенчеләр телевидиедән күрсәтелгән сюжетлар аша тыюлык эше белән танышты. Интернетта да мәгълүмат бар.
Кыскасы, тыюлык эше белән һәркайсыбыз хәбәрдар. Бүген без тыюлыкта сирәк очрый торган үсемлекләр турында сөйләрбез.
Тыюлык территориясе шактый зур, болыннар, тугайлар. Үсемлек дөньясы били аның җирләрен.
500дән артык үсемлек үсә биредә. Ихтиофауна - 48 төрдә, герпетофауна - 16, орнитофауна - 120, териофауна - 42. Сирәк һәм бик сирәк, бетә баручы үсемлекләр дә очраштыргалый. Болар - тармаклы наратбаш, сальвиния, ак төнбоек, дарулык песи борчагы; җәнлекләрдән - подуст, сасы бака, тритон, веретеница, кара елан, күлбога (кош), аккош-шипун, скопа, кыр һәм саз карчыгасы, бөркет, орлан, сапсан, сары торна, кулик-саескан.
Бик сирәк очрый торган подуст та бар бездә. Элегрәк, алтмышынчы елларда, өлкәнрәк кешеләр аны Гөбенә елгасында еш тоткан.
Сазлы урыннар су кошлары, җир-су кошлары өчен аеруча әйбәт. Ондатра, чәшке, кабан, поши, косуля, кулик һәм башка төр җәнлекләргә бай тыюлык территориясе.
Тыюлык дирекциясе сирәк очрый торган җәнлекләрне һәм үсемлекләрне саклау буенча зур эш алып бара, шушы максатчан эшнең нәтиҗәсе буларак, югалу куркынычы янаган кайбер үсемлекләр һәм җәнлекләр, киресенчә, үсә һәм тарала башлады. Оя корып, бездә бала чыгара торган орлан-белохвост, аккош-шипуннар саны артты. Матур кылган таралуы гына ни тора. Әлеге үсемлек мәйданы биш тапкырга артты. Сирәк очрый торган балыклар саны да кимемәде.
Безнең һәркайсыбыз табигатьне сакларга һәм сирәк очрый торган үсемлекләрнең һәм җәнлекләрнең бетүенә юл куярга тиеш түгел.
Римма Гайнетдинова,
«Свияга» дәүләт тыюлыгы белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев