Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айзат “Адмирал”га кереп җиткән җиреннән кире чыга алмаган

"Адмирал" базары янган көнне күрше хатыны, ике кечкенә баласын ияртеп, язгы аяк киемнәре алыр өчен шул базарга барырга җыенган иде. Ире эшеннән иртәрәк китә алмау сәбәпле, базарга бармый калдылар. Ходай саклаган, күрәсең.

"Карак керсә - берне ала, янгын кер-сә - берни калмый", - дип әйтә иде әбием. Күпме кешеләр эш урынсыз, соңгы акчаларына сатып алынган товарсыз калды. Хәер, акча була да бетә, анысы бер хәл. Ә бит "Адмирал"дагы янгын күпме кешенең гомерен өзде.

Айзат Фәсхетдинов - "Адмирал" корбаннарының берсе. Үлүчеләр исемлегендә ул Азат Әмирович дип язылган. Шуңа күрә баштарак якташыбызның үлеменә ышанып та бетмәдек, бәлки берәрсе белән бутаганнардыр дип уйладык. Әмма 27 яшьлек Айзатның үле гәүдәсе табылгач, соңгы өмет тә сүнде. Айзатны туган авылына алып кайтып җирләделәр, аны соңгы юлга озатырга йөздән артык кеше килде.
Айзат Яшел Үзән районының Урысбага авылы егете. Әнисе Миңниса апа озак еллар укытучы булып эшләде, әтисе Әмир абый элеккеге колхоз рәисе. Биш балаларын кечкенәдән тырыш, хезмәт сөючән итеп үстерделәр алар. Айзат аларның дүрт кыз арасындагы бердәнбер уллары, әти-әнисенең төп терәге, ышанычы иде.
Ул мәктәптә укыган чакта мәктәп директоры булып эшләгән Ләлә Шакирова да әлеге укучысын сагынып, җылы итеп искә ала.
- Бар яктан да килгән иде Айзат. Ярдәмчел, акыллы, конфликтларга керми торган, актив егет булып истә калган. Спорт белән шөгыльләнде, техника белән кызыксынды. Яхшы укыды. Әти-әнисенә һәрвакыт булыша иде. Эчеп, тартып, тырай тибеп йөри торганнардан түгел иде. Аның кебек ягымлы балалар аерым истә кала бит ул. Айзат әнә шундый үзенчәлекле, сабыр, тырыш укучы иде , - ди ул.
Соңгы елларда Айзат дуслары белән тимер рәшәткәләр ясаган. Өйләнгән. Яшел Үзән шәһәрендә фатир алган, әле күптән түгел генә торагында ремонт эшләрен төгәлләгән. Хатыны "Адмирал" базарында сәүдә ноктасы тоткан. Янгын чыккан көнне ул Мәскәүгә товарга киткән булган, ә Айзат исә, янгын турында ишетүгә, базардагы товарны коткарырга дип, "Адмирал"га чапкан. Әмма кереп җиткән җиреннән кире чыга алмаган...
Айзатның бертуган апасы Эльмира белән якыннан таныш без. Әле берничә ай элек кенә Яшел Үзәндә юбилей кичәсендә күрешкән идек. Бу хәсрәтле көннәрдә чылтыратмадым Эльмирага. Мондый кайгылы вакытта сораштырып, Айзат турында истәлекләрен яңартып борчырга базмадым. Ходай сабырлык бирсен аларга!
Эльвира ГЫЙСМӘТУЛЛИНА.
Татарстан яшьләре
Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев