Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айваз Садыйров Алмаз Миргаязовның "Татар радиосы"ннан ник киткәнен әйтте

Быелның языннан "Татар радиосы"на яңа баш мөхәррир билгеләнде. Дистә елдан артык татар телле радиостанциядә эшләгән Алмаз Миргаязов үзе теләп эшеннән китте.

Яңа мөхәррир - яңа үзгәрешләр кертә башлады.

- Айваз, синең бу урынга билгеләнүең нәрсәгә бәйле? Алмаз Миргаязов пенсия яшендә түгел иде бит әле...

- Мин бу вазифада март аеның урталарыннан эшли башладым. Элекке җитәкчебез Алмаз Миргаязов бу радионы ун ел җитәкләде һәм үстерде. "Татар радиосы"ның уңышлары, челтәр буларак бар Русиягә билгеле булуы, дан казануы бары тик бу шәхес аркасында гына дип саныйм. Мин үзем дә ул җитәкчелек иткән вакытта ди-джей булып бу радиога эләккән идем. Ул үзе теләп китте һәм монда эштән куылу, көндәшләр дигән сүз берничек тә була алмый.

- Яңа мөхәррир буларак радионың кыйбласын үзгәртү теләге бармы, "Татар радиосы"нда үзгәрешләр көтеләме?

- "Татар радиосы" ның үз кыйбласы бар. Минем бу кыйбладан, яшь кеше буларак, тайпылырга, аны үзгәртергә хакым юк. Шушы марканы үстерү, яңа заман таләпләренә туры китерү минем вазифам булып тора. Радиога карата күзаллавым бар. Бу күзаллау буенча мин кечкенә адымнар ясап, һәрбер өлкәгә тукталып, үз форматымда яхшыртырга дигән максат куйдым. Ләкин, бу тулаем радионы үзгәртәм дигән сүз түгел.

- Тәнкыйтьчеләр тарафыннан "Татар радиосы"нда урыс сүзләре күп кулланыла дигәнне еш очратырга һәм күрергә туры килде. Син бу проблемга игътибар итәчәксеңме?

- Тәнкыйтьчеләр - кемнәр ул? Ул татар телен камил белгән, фән буларак өйрәнгән кешеләрме? Яисә көндәлек тормышта сөйләшә торганнарымы? Моны белү мөһим.

"Татар радиосы" ның аудиториясе - татар телен гади рәвештә, көндәлек кулланып сөйләшүче кеше. Аңа татар теленең барлык нечкәлекләрен, кагыйдәләрен кулланып сөйләгәндә ул аны кабул итмиячәк. Безгә тыңлаучыга якын булу бик мөһим. Татар теле бүгенге көндә үзенең яңа формасын алды. Ул - көн-күреш аралашу формасы. Мин алынмаларны һәм сленгларны телгә зур зыян сала дип уйламыйм. Бары тик зур хаталар ясамыйча тамашачы белән аралашу мөһим. Без, иң беренче чиратта, күңел ачу радиосы булып торабыз.

- Хәзерге көндә, саннар белән алсак, "Татар радиосы"ның тыңлаучылары күпме?

- Русия һәм дөнья күләмендә ике миллион татар. Без бердәнбер челтәр булган татар телле радиостанция.

- Айваз, сезнең төп игътибар кайсы аудиториягә юнәлтелгән? Хәзерге көндә радиостанцияләрнең күп булуы сезгә ничек йогынты ясый?

- Безнең аерым тыңлаучы портреты бар. Аның көнкүреше, кызыксынулары, барысы да монда исәпкә алына. Алар - актив тормыш алып баручы радиотыңлаучылар. Алар әлбәттә, әдәби телдә түгел, ә урам татар телендә сөйләшә. Без аларга акыл сатарга түгел, ә тормышларына ямь бирү максаты белән эшлибез. Шуны онытмагыз, без - татар телле күңел ачу радиосы.

Конкуренциягә без уңай карыйбыз. Чөнки ул булмаса, алга омтылыш булмый. Конкурентларның булуы бик яхшы. Бу безнең эшчәнлегебезне ныгыта һәм безгә үсәргә стимул бирә.

Байбулат ДӘҮЛӘТ.

Материал матбугат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X