Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Айгөл Бариева бүлмәсенә чит ир-ат тәрәзәдән керергә уйлаган

Бу арада Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева чит төбәкләрдә уза торган күп кенә Сабан туйларында катнашты.

Бурятиянең Улан-Удэ шәһәрендә узган Сабан туена баргач, җырчы белән кызыклы вакыйга килеп чыккан. Тыныч кына кунакханәдә ял итеп ятканда, Айгөлнең бүлмәсенә тәрәзәдән бер ир керә язган!

- Бүлмәм кунакханәнең беренче катында гына иде. Кинәт тәрәзә ягыннан ишетелгән тавышка сискәнеп киттем. Карасам, бер ир тәрәзәдән керергә азаплана. Бик нык курыктым, хәтта кычкырып җибәрдем. Тәрәзәне ябып, тизрәк кунакаханә хезмәткәрләре янына йөгердем. Бу хәл кунакханәдә беренче тапкыр булган. Аллага шөкер, ахыры хәерле тәмамланды, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Айгөл Бариева.
Хәзерге вакытта җырчы "Яши, яши" җырына клип төшереп йөри. "Җыр Фирзәр Мортазин көенә, Галия сүзләренә иҗат ителде. Клипның режиссеры - Замирә Рәҗәпова, операторы - Илдар Әхмәтов. Җырда "яши, яши аңлыйбыз шул... без мәңгелек түгелләр" кебек сүзләр бар. Һәрбер кешенең балачагында тормышка ашмый калган хыяллары була. "Вакыт юк" дигән сылтау белән хыялдагы эш-гамәлләр гел кичектерелә. Клипны төшергәндә әнә шул хыялларымны тормышка ашырырга тырыштым", - ди Айгөл.
Төшерү барышында кызыклы мизгелләр күп булган. "Берсен генә сөйләп узам, бөтен серләрне ачасым килми. Клипны карагач, күрерсез. Мин гомеремдә беренче тапкыр сыер саудым, бу да хыялларымның берсе иде. Ул арада сыер әллә ниләр эшләп бетсә дә, миңа бу процесс бик ошады!" - ди җырчы. Клип төшерүдән тыш та, Айгөлнең мәшәкатьләре җитәрлек: кышка запас туплау белән мәшгуль. "Гаиләне карыйбыз, дуслар белән аралашабыз. Интернетта гайбәт сатарга вакыт юк! Тормыш кайный, Аллага шөкер! Иң мөһиме - Аллаһы Тәгалә исәнлектән, тигезлектән аермасын!" - дип белдерде Айгөл Бариева.
http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев