Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аяныч хәлләргә юл куймау – төп максат

Социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләр буенча ведомствоара рейдлар уза.

Имин булмаган гаи лә ләр дәге вәзгыятьне кон троль дә тоту, балигъ бул ма ганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау максатында социаль яктан куркыныч хәлдәге гаиләләр буенча ведомствоара рейд узды. Рейдта мәшгульлек үзәге өлкән инспекторы, «Рэхэт» халык ка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм мәгариф учреждениесе белгече катнашты.
Комиссия әгъзалары балигъ булмаган балаларны тәрбияләү, исерткеч эчемлекләр эчүгә һәм лаеклы тормыш рәвеше алып бармауга юл куймау, урамда һәм өйдә балаларның имин тотышы турында ата-аналар белән индивидуаль әңгәмәләр уздырды.

Мәшгульлек үзәге белгечләре 12 гражданга мәшгульлек, һөнәри укыту һәм яңадан укыту мәсьәләләре, эшкуарлык эшчәнлеге рәвешендә эшсезлек буенча пособие түләү тәртибен һәм шартларын билгеләү, җәмәгать эшләрен оештыру, 14тән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру һәм һөнәри укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде.

Мондый рейдларның мак саты гаиләдә килеп чык кан вәзгыятьнең сәбәп ләрен ачыклау гына түгел, шулай ук ата-аналарны ничек тә туры юлга бастыру, ә кирәк була калса, гаиләгә ярдәм күрсәтү. Чөнки вакытында контрольгә алынмаган гаиләләрдә аяныч хәлләр булырга мөмкин. Республикада ел башында бар халыкны тетрәндергән фаҗигаләр нәкъ шул хакта сөйли дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев