Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыр йөк машиналарына чикләүләр

1 апрельдән Татарстанда төбәк һәм муниципальара гомуми кулланылыштагы юлларда авыр йөк ташый торган транспорт чаралары йөрүгә вакытлыча чикләүләр кертелә.

Бу чара юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм язгы чорда автоюллардан файдалану сыйфатын саклау өчен кулланыла. Чикләүләр 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Бу кагыйдәләр 6 тоннадан арткан транспорт чарасына кагылачак. Әгәр дә бу параметр артып китсә, китерелгән зыянны каплау фактын раслаган махсус документ булганда гына автоюлларда хәрәкәт итү рөхсәт ителә ала.

Чикләүләр азык-төлек, терлек, дару, орлык, ашлама, ягулык, каты коммуналь чүп-чар ташый торган транспорт чараларына кагылмый. Авыр йөк транспорт чараларына контроль республиканың 8 автомат пунктында алып барыла.

Йөк ташу буенча кагыйдәләр үтәлмәсә, РФ КоАПның 12.21,1нче маддәсе буенча административ җәза каралган. Юридик затларга штраф 500 мең сумга кадәр җитәргә мөмкин. Шул ук вакытта, транспорт чарасына, РФ КоАПның 27.12нче маддәсе буенча тоткарлану сәбәбен ачыкланганга кадәр, йөрү тые лачак.

Махсус рөхсәтне aisktg.ru порталында яисә Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 5нче йорт, 2нче кат, 242нче кабинет, телефоны (843) 533-39-03 аша алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев