Авырулар гражданлык бурычын үти (+ФОТО)
Авыру, мөһим вакыйгалар җитә дип тормый, көтмәгәндә аяктан егарга мөмкин.
Яшел Үзән үзәк район дәваханәсе дә РФ дәүләт Советына сайлауларга әзер. Биредә 9 кешедән торган сайлау комиссиясе эшли.
Комиссия рәисе Вера Николаева белдерүенчә, дәваханәдә дәваланучы һәркем сайлау хокукыннан файдалана ала. 18 яше тулган барлык дәваланучыларга, бала тудыру йортындагы хатын-кызларга, психонерология авырулары диспансерында сайлау хокукына ия - 28, туберкулез диспансерында ятып дәваланучы 12 кешегә дә гражданлык хокукын үтәргә мөмкинлек бирелгән.
Бүген Яшел Үзән бала тудыру йортында шушы сәгатькә иртәнге 05:30 да авырлыгы 3 200 булган бер кыз бала туган. Бәхетле ата-анага икеләтә истәлекле көн! 18 сентябрьдә туган сабый да: "Мин бәйрәм көнне туганмын!" дип горурланып сөйләячәк.
Илсөя Завилейская фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев