Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылыбыз яшәр, иншаллаһ

Исәнмесез, «Яшел Үзән»леләр! Газетагызның җомга санында «Бәчек өчен йөрәк әрни» дигән Рәшит Сабировның ачык хатын, Ильяс әфәнденең язмасын укыгач, мин дә дәшми кала алмадым. Чөнки 25 ел шушы авылның килене, 15 елдан артык Бәчек мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы буларак, ачык хатка - ачык җавап язарга булдым. Безнең Бәчек авылы -...

Исәнмесез, «Яшел Үзән»леләр!
Газетагызның җомга санында «Бәчек өчен йөрәк әрни» дигән Рәшит Сабировның ачык хатын, Ильяс әфәнденең язмасын укыгач, мин дә дәшми кала алмадым. Чөнки 25 ел шушы авылның килене, 15 елдан артык Бәчек мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы буларак, ачык хатка - ачык җавап язарга булдым.
Безнең Бәчек авылы - Республикабызның иң көнбатыш өлешендә калкулыкка урнашкан авылларның берсе. Табигате искиткеч матур, җиләкле аланнары, гөмбәле урманнары белән данлыклы. Ике зур урамы бар, озынлыгы бер чакырым. Язын авыл урамнары - сары тузганак келәменә, шомырт, алмагач, чия чәчәкләренә; көзен - алтынсу яфракларга; кышын кар көртләренә күмелә. Ә иң зур байлыгы халкы - ак әбиләре, тырыш уллары, уңган киленнәре, батыр егетләре, сылу кызлары. Авылыбыз зур түгел. Барлыгы 103 йорт исәпләнә, шуларның 38 дача (җәй көне генә яшиләр). Авылда 157 рәсми теркәлгән кеше яши, шуларның 70% пенсионер. Сугыш ветераннарына килгәндә, алар күптән мәрхүмнәр инде, урыннары җәннәттә булсын. Тол хатын да берәү генә - Суфия әби. Авылыбызда Аллаһ йорты, башлангыч мәктәп, ФАП, шәхси кибет бар.
Хатта күтәрелгән авылны чүп басу, су торбаларының искерүе, юлсызлык - бер безнең авылга гына хас булган күренеш түгел. Бу - һәр авылны борчыган мәсьәлә.
Чишмәләр Аллаһның бүләге - нигъмәте. Сүз дә юк, бу изге урын - чиста, ару, төзекләндерелгән булырга тиеш. Узган ел авыл халкы белән, һәр йорт 500-600 сумга ( бер билет бәясе 150 сумнан), Рәшит Сабиров оештырган концертка билет алдык. Хәйрия концертыннан җыелган акчага Марат Гыймадиев, Хәйдәр Сибгатуллин һәм башка авылдашлар катнашындагы өмә белән, быел чишмә төзекләндерелде. Чишмә - авыл халкы акчасына эшләнде. 30 августта җомга көнне «Чишмә бәйрәме» узган. «Чишмә бәйрәме»ндә авыл җыелышы беркетмәсе белән Рәшит, халыктан «Чиста су» өчен дип кул куйдырган, һәм тиешле органнарга юллаган. Әйе, ничә еллар инде авыл халкы, Бикәмәт чокырына чүп түгә. Ләкин, бу әле авыл чүп-чарга баткан дигән сүз түгел. Уңган, тырыш хуҗаларның йорт тирәсе чиста, гөлләр үсә. Бүгенгесе көндә, бу чүп чокыры җирле үзидарә тарафыннан туфрак белән күмдерелде. Урамнарга чүп салырга дүрт урынга 8 контейнер куелды.
Урамга, юлга, чишмә буена чүп түгү - зур гөнаһ. Моны бары тик динсез һәм имансыз кеше генә эшли ала.
Су торбалары уздырылганга 40 ел вакыт узса да, урамнарда бер җирдә дә су акмый. Су челтәрендә аварияләр килеп чыкса, Бәхтияров Равил җитәкчелегендәге Норлат ЖКХсы хезмәткәрләре, Аллаһның рәхмәте яусын, шул ук көнне килеп төзәтеп китәләр. Су колонкалары 2 җирдә. Аларны якындагы хуҗалыклар тәртиптә тота. Күп кешенең йортына су кергән. Зәмһәрир суыкларда да, җәйге челләдә дә авылның бер көндә сусыз торганы юк. Дистә елдан артык күз ачкысыз буранда, кар көртләрен ера-ера, язгы-көзге пычракларда шул халыкны су белән тәэмин итүче дә, башняда су җибәрүче (чөнки бу эшкә беркем дә алынмый, хезмәт хакы айга 300 сум) - авыл җирлеге рәисе. Авылыбызның бер коесы бар, Рәхимулла абыйныкы. Аны уллары тәртиптә тота. Узган ел ремонтладылар, быел тирә-юнен койма белән әйләндерделәр.
Юл төзелү мәсьәләсендә, дөрес, авыл халкы исеменнән, юл сорап район һәм республика җитәкчеләренә берничә мәртәбә хат белән мөрәҗәгать иттек. Ләкин, файдасы булмады. Юл төзүгә акчаны авылдашыбыз Инсаф Хәйруллин - Татарстан транспорт министрының беренче урынбасары Мәскәүдән юллап кайтты. Һәм аның ярдәме белән Каздорстрой җитәкчесе Равил Гарипов (Түбән Урысбага егете) төзеде. Авыл урамнары уртасыннан газ һәм су торбалары узу сәбәпле, юл проекты расланмады, урамнарга асфальт юл түшәлмәде. Шулай да, 2011 елның җәендә авыл халкының финанс ярдәме белән Тукай урамына 80 Камаз машинасы вак таш җәелде. Бу өмәдә авыл советы депутаты Марат Гыймадиев (трактор белән төяп торды), Фәрит Миңнуллин (үз Камазы белән), Фазыл Рухин (үз тракторы белән), Илдар Абдулхәкимов, Айрат Гыймадиев, Хәйдәр Сибгатуллин һәм күрше авыл егетләре тырышып эшләделәр. Узган ел, авыл җирлеге башлыгының шәхси һәм кайбер авылдашларның акчалата ярдәме белән, Бәчек авылының Ибраһимов урамына 41 Камаз машинасы вак таш һәм кырган асфальт җәелде. Юлга җәю материалларын Түбән Урысбага җирле үзидарәсе хәзерләде һәм оештырды. Хәзер елның теләсә кайсы фасылында авыл урамнарыннан җиңел машина белән узып була. Зират коймасы, юл төзекләндерү өчен бюджетта бер тиен дә акча каралмаган. Иске ындыр табагындагы вак таш катламын кырдырып урамнарга җәелде. Чишмәләр карау, төзү, юллар җәю - зур сәдака. Аллаһ бу изге эшне эшләүчеләргә әҗер-савабын бирсен.
Бәчек авылы зираты - иң зур, иң матур, иң чиста мәңгелек йорт. Бу да авылдашларыбызның хезмәте. Әйләнәсе ике чакрым. 2011 елны зират койма белән әйләндереп алынды һәм буялды. Бу зур эшне җирле үзидарә үз хисабына оештырды.
Ә хәзер сүзем мәктәп хакында. Авылның нәкъ уртасында, алмагач бакчасы эчендә урнашкан. Кечкенә бер катлы агач мәктәп. Сугыш алдыннан салынган. 90-нчы еллар башында кызыл кирпеч белән тышланды. Чиста, җылы, якты. Бүгенге көндә 4 сыйныфта 5 бала белем ала. Укытучы Фәния Закирова һәм техник хезмәткәр Гөлнур Гыймадиева мәктәп бинасын укыту таләпләренә туры килерлек итеп тоталар. Иң якын мәктәп Түбән Урысбага авылында 3 чакрым ераклыкта урнашкан. Мәктәп - авылның киләчәге икәнен барыбыз да аңлыйбыз. Ул ябылмасын иде дип борчылабыз. Авылда әле мәктәпкәчә яшьтәге 8 бала бар.
ФАП - күп авыллардагы кебек авыл йортына урнашкан. Беренче ярдәмне күрсәтү, халыкка профилактик чаралар уздыру өчен уңайлыклары бар. Суы каршыда гына, мич белән ягып җылытыла. Бер елны да утынсыз калганы юк. Фельдшерыбыз Гүзәл Корбангалиева үз эшенә бик җаваплы карый. Озак еллардан бирле авыл халкына хезмәт күрсәтә. Республикабызда мәдәният йортларын, медпунктларны яңарту программасы тормышка ашырыла. Бәлки, Аллаһ насыйп итсә, безнең ФАП та бу программага кертелер.
«Безнең лидер җитәкчебез юк», - дигәнсең. Ә безнең өчен бар. Наил Гатауллин 30 елдан артык Түбән Урысбага авыл җирлеген җитәкли. Ул - халык тарафыннан сайланган җитәкче. Аның эшенә бәяне халык үзе бирә. Ярты гомерен, саулыгын халыкка хезмәткә багышлаган кешеләрнең кадерен белергә, ярдәм итәргә кирәк. Ә авылда эшләнәсе эшләр байтак.
Ильяс әфәнде!
Сез Бәчектә җиңел машина белән үтә алмаслык урамны күрдегезме? Юк!
Су челтәреннән аккан ташуны очраттыгызмы? Юк!
Авылда ике чишмә, бер кое бар. Алар җимерек хәлдәме? Юк!
Чүп чокырын күргәнсез, хуш. Аны тигезләтеп күмгәнне күрдегезме? Юк!
Зират ташландык хәлдәме? Юк!
Авылыбыз төзек, матур, чиста, ел саен диярлек йортлар яңартыла. Узган ел Рәдиф Әхмәдуллин, ә быел Данил Җиһангиров гаиләләре йортларын яңартты. Тәнзилә Шакирова, Бибинур апа Гаязова балалары ярдәме белән янкормалар өстәделәр. Бүгенгесе көндә авылда 30-40 яшьләр арасында 15 яшь гаилә бар. Шунысы куанычлы, нәни балалар туа. Әле ел тәмамланмаган, 4 сабый дөньяга аваз салды, Аллаһ боерса тагын ике туасы бар. Димәк, Бәчек өчен йөрәкне әрнетергә түгел - сөенергә кирәк! Авылы өчен җан атып торган Маратлары, Ниязлары, Илгизләре, Фазыллары, Хәйдәрләре, Айратлары, Рамилләре, Даниллары, Фәритләре, Илдарлары, Наилләре булганда, авылыбыз яшәр, иншааллаһ!
Хөрмәт белән Резидә Гатауллина.
Бәчек

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев