Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылдагы бердәнбер йортның бердәнбер хуҗасында миллион табылмаган

Яшел Үзән районында яшәүче ике кеше җайлы гына миллион сум акча эшләмәкче булган. Моның өчен алар башта кыюлык өчен яхшы гына аракы эчеп, бердәнбер яшәүчесе 62 яшьлек ир һәм аның 89 яшьлек әнисе булган күрше авылга юл тоткан. Авылда япа-ялгыз көн күргән бу гаилә өйләрендә миллион сакларлык байлык туплаган дип...

Алар танытмас өчен битләренә битлек киеп, өй элмәген бер селтәнүдә ача. Ирне башта бәйләп куялар һәм миллион сум акча таләп итәләр. Акча булмагач, ирнең бугазына пычак терилә р. Пенсионер ничек тә булса болардан котылу өчен акча гаражда дип ялганлый.

Гаражда да акча табылмагач алар пенсионерны кыйнап йортка ут төртү белән яныйлар. Шул вакытта ирнең карт әнисе юлбасарларга бар булган 4200 сум акчасын чыгарып бирә. Юлбасарлар электр пычкысын, газон чапкычын һәм дрельне дә алырга онытмый.

Һөҗүм итүчеләрнең күзе ВАЗ-2121 автомашинасына төшә. Машинага алар пенсионерны да бәйләп утырта. Җинаятьчеләрнең берсенең өендә пенсионерга көчләп аракы эчертәләр. Эчеп исергәч бар булганны онытыр дип уйлыйлар. Икенчесе урланган машинага утырып күрше авылга өенә кайтып китә. Әмма исерек булуы аркасында идарә итүне югалтып, машина белән юл кырыена төшеп каплана.

Бу вакытта зыян күргән пенсионер кәрәзле телефоны аша участковыйга шалтыратып өлгерә. Полиция хезмәткәрләре 15 минут эчендә килеп җитеп, ирне юлбасарлар кулыннан коткара, ә җинаятьчеләрнең берсен тоткарлый. 54 яшьлек юлбасар иптәшен гаепләргә тотына. Икенчесен - элек үтерү буенча хөкемдә булган 33 яшьлек ир үзе яшәгән йортның подвалында табыла. Хәзер аларның икесенә дә гаепләү чыгарылган һәм аларның 12 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителүләре бар.

Лилиана Куликова,

эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев