Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылда тәртип булса, ил җитеш яши!

1 июльдән 15 августка кадәр илебездә масштаблы - Гомумроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу кампаниясе узачак.

Авыл хуҗалыгы структурасы (җир мәйданнары, чәчүлекләр, бакчалар, терлек-туар һәм кош-корт) аның торышы, барлыгы һәм мөмкинлекләре турында рәсми статистик мәгълүмат формалаштыру - бу эшнең төп бурычы булып тора. Бигрәк тә хәзер, импортны үзебезнең товар белән алыштыру һәм азык-төлекнең куркынычсызлыгы мәсьәләләре алгы планга чыкканда. Мондый күр­сәткеч­ләрне туплап, дәүләтебез авылда яшәп хезмәт итүчеләргә максатчанрак һәм дөресрәк итеп ярдәм итә алачак. Авыл хуҗалыгы оешмалары (кече бизнес сферасы предприятиеләрен дә кертеп),
крес­тьян-фермер хуҗалыклары һәм аерым эшмәкәрләр, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм башка аерым хуҗалык­лар, бакчачылык, яшелчәчелек һәм коммерцияле булмаган бакча берләшмәләре исәпкә алыначак.
- Яшел Үзән шәһәре һәм район буенча исәпкә алынырга тиешле 20 428 объект бар. Район җиде инструктор участокларына бүленде һәм аларда барлыгы 43 язып алучы эшләячәк. Без эшкә керешергә әзер, барлык персонал тупланган, кирәк- ярак (ут кайтаручы жилетлар, башлык, портфель, канцелярия әйберләре һәм хезмәткәргә таныклык) белән тәэмин ителгән - ди, дәүләт статистикасының Яшел Үзәндәге бүлеге җитәкчесе Маргарита Герт.
Булачак статистик тикшеренүләр вакытында кәгазь бланкларны тутыру минимальләштерелгән. Бары тик ике исәпкә алучы гына (бакчачылык оешмаларында эшләүчеләр генә) кәгазь бланклар тутырачак, ә калган 41е - мәгълүматны урында ук планшет компьютерына кертеп барачак. Бу - сораштыру вакытын да кыскарта һәм җыелачак информациянең сыйфатын да арттырачак. Әлеге эшне башкаручылар инструкторлар белән берлектә,
1 июльгә кадәр, үз участоклары һәм кешеләр белән танышырга тиеш.
Җыелган мәгълүмат салым җыю яки башка дәүләт органнарына тапшырылмый. Сорауларга бирелгән дөрес җаваплар объект хуҗаларына бернинди дә зыян ясамый, чөнки исәпкә алганда исем-фамилия, адрес һәм башка төрле шәхесне ачыкларга мөмкинлек бирүче мәгълүмат беркая да теркәлми. Хуҗалардан бернинди документ та сорамаячаклар, барысы да аның сүзләреннән генә язып алыначак.
Шуңа күрә, шәһәрдәге авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрне, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләрен, шәхси эшмәкәрләрне, крестьян-фермер хуҗалыгы башлык­ларын 2016 елның авыл хуҗалыгын исәпкә алуда актив катнашырга чакырабыз! Сез биргән мәгълүмат закон тарафыннан сер итеп саклана, исәпкә алганнан гына бакчагыздагы кыярлар саны да кимеми һәм шулай ук салым исәбе дә артмаячак.
Гөлнара ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X