Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авылда хезмәт иртәгәне өметле итә

Күгәй авылында гомер итүче Рәзинә һәм Фәнис Заһидуллиннар гаиләсе күптән түгел генә яңа өй җиткереп керде. Иркен матур йортның рәхәтен күреп бәхетле яшәүләрен телисе килә аларга. Мөгаен, яңа өйнең иркенлегенә, беренче булып, балалары сөенгәндер. Ә алар өчәү үсеп килә Заһидуллиннарның. Олылары инде мәктәп шәкертләре: Ралия - IV сыйныфта, Резеда II...

Күгәй авылында гомер итүче Рәзинә һәм Фәнис Заһидуллиннар гаиләсе күптән түгел генә яңа өй җиткереп керде. Иркен матур йортның рәхәтен күреп бәхетле яшәүләрен телисе килә аларга.
Мөгаен, яңа өйнең иркенлегенә, беренче булып, балалары сөенгәндер. Ә алар өчәү үсеп килә Заһидуллиннарның. Олылары инде мәктәп шәкертләре: Ралия - IV сыйныфта, Резеда II сыйныфта укый. Кызларга дәресләрен әзерләргә аерым бүлмә бар. Рамилгә исә әле җиде генә яшь, ул балалар бакчасына йөри. Аңа да, уен уйныйм дисә, урын җитәрлек өйдә.
Менә шул балаларга уңайлы булсын дип тырышалар инде ата-аналары. Рәзинә фермада сыер савучы булып эшли, Фәнис шул ук хуҗалыкта механизатор. Авылда иренмәсәң, тормыш корып була, диләр алар. Фәнис үзе Күгәйдән китеп йөрмәгән дә. Армиягә барып кайткач, үзенең туган авылында төпләнеп калган. Ул трактор-машиналарны яхшы белә, гомумән, бөтен эшкә дә кулы ята, ди Рәзинә ире белән горурланып.
- Шәһәрдә, эшләсәң дә, ышанып бетеп булмый бит: әллә бирәләр акчаны, әллә юк. Андагы тормышка җиткереп тә булмый әле. Калага китүчеләрдән әллә ниләр ишетәбез. Авылда исә никадәр тырышып эшләсәң, шул кадәр яхшырак - барысы да үзең өчен, - дип аңлатты Фәнис авыл тормышының отышлы ягын.
Йорт салу чыгымнарына килгәндә исә, Заһидуллиннар биш елга 1,3 млн сумлык ипотека кредиты алганнар. Өй салганда, билгеле, эш тыгыз була. Менә шунда якташларының ярдәме коткарган аларны. Ирле-хатынлы Заһидуллиннар беравыздан авылдашларына рәхмәт әйтә.
Туган авылда яшәүнең әйбәт ягы менә шул инде. Үзең кешегә булышып яшәгәч, сиңа да авыр чакта ярдәм кулы суза халык. Дус-ишләрең ярдәм иткәч, өй күтәрү кебек зур эш тә басмый үзеңне. Элек-электән күмәк көчкә таянганнар бит андый чакта.
Рәзинә үзе Күгеш авылыныкы, Казанда аш пешерүче булып эшләгән. Кияүгә чыгып, Күгәйдә яши башлагач, фермага эшкә кергән. Эштән курыкмыйм мин, ди ул аптырамыйча. Хуҗалыклары да төпле: ике савым сыеры асрыйлар Заһидуллиннар, сарыклар да, кош-корт та ишле генә күренә ихаталарында. Иртән сәгать биштән торып бөтерелергә туры килсә дә, бик тә разый алар үзләренең тормышларыннан... Дөньяңны үзең теләгәнчә ару гына корып, балаларыңның бәхетле үсүләренә сөенеп яшәүгә ни җитә!
Ильяс САЛИХҖАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X