Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл сәхнәсендә спектакль

Авыл сәхнәсендә күптән инде профессиональ артистлар куйган спектакль караган юк иде.

Шуңа күрә ахры, Г. Кариев исемендәге Яшьләр театрының Т. Миңнуллин пьсасы буенча куелган "Нигез ташлары" исемле комедиясен карарга зал тулы тамашачы җыелды. Авылыбыз егете Фирнат Насыйбуллин исеме район халкына яхшы ук таныш. Актерлык һөнәрен ул Тинчурин театрында башлап җибәргән иде. Шактый гына уңышлы рольләр иҗат итте. Ә хәзер, үзенең сәләтен, Яшьләр театрында күрсәтә. Чыннан да, шушы комедиядә аның осталыгына, кирәк урында матур итеп җырлавына сокланып, үзебезнең егет, диеп горурланып тамаша карадык. Пьесадагы Гарифулла карт образында безнең буын кумиры (яшьләрчә әйтим әле) Нуриәхмәт Сафинны күреп, аның үзенә генә хас тавышын ишеткәч, 70-елларга кайттык. Ул елларда Нуриәхмәт Күчмә театрда эшли иде әле. Ай саен диярлек, спектакльләр күрсәтеп, авыл халкына якынаеп беттеләр. Барысының да исем-фамилияләрен белеп тора идек. Зәңгәр күзле, маңгай чәчләре көдрәләнеп торган, чибәр Алексеевский районы Кыр Шонталасы авылында туып-үскән Нуриәхмәткә барлык кызлар да гашыйк иде, дисәм, һич ялгыш булмас. Яшьләр театрында аны, безнең әтиебез, диеп йөриләр. Тәҗрибәле остаз, укытучы буларак хөрмәт итәләр аны. Иҗатта да югалып калмаган , бар яктан үскән шәхес ул бүген. Югары дәрәҗәләргә дә ирешкән, РФ ның атказанган, ТР ның халык артисты исеменә лаек булган, шулай ук президентыбызның грантына да ия ул. Артист буларак Фирнатка карата да бик мактаулы сүзләр әйтте, тырыш, беръюлы берничә роль башкара ала торган талантлы егет, диеп. Тагын бер талантлы актер үсеп килүен әйтмичә булмый. Ул, күрше Ачасыр авылыннан Илфат Гыйбадуллин. Ул башкарган сәрхүш Хәлил Образы, эчүчелегенең сәбәпләре ачыклангач, күзләрдән яшьләр китерде. Афәрин аңа да! Киләчәктә, авылдашыбыз Фирнаттан, үзе уйнаган спектакльләр белән кайтып, безне сөендерсен иде, дигән, теләктә калабыз!

Розалия Ибраһимова

Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X