Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл көннәре кирәк

Һәр кешегә дә үз туган җире якын.

Кая гына торсаң да, сагынып кайтыр урының - туган нигезең булу кирәк. Шушы нигезне саклап торучы, туган якны яшәтүче әле ярый авыл халкы бар.
Авылдашларны берләштергән, күптән күрешмәгән якыннарны очраштырган авыл көннәре бар. Норлат авылында әлеге чараны уздыру матур бер традициягә әйләнеп бара. Быел норлатлыларны бәйрәм белән котларга Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, аның урынбасары Фоат Шәмсиев, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов та килгәннәр иде.
- Шәһәр көннәре бар, авыл көннәре дә булырга тиеш. Мондый бәйрәмнәр туган җиргә карата мәхәббәтне арттыра, берләштерә. Туган авылга булган мәхәббәтне өй тирәңдәге рәшәткә белән генә чикләргә ярамый. Гадәттә, һәркемнең ишегалды чиста, матур. Бу матурлык бар авылда да булырга тиеш, тиешсез урында чүплекләр бармы, тузган торак­лар күренәме. Барысын да бергәләп рәткә китерик, авылыбызны бергәләп торгызыйк. Башка Норлат юк.
Шуңа да үз авылыгызны яратыгыз, диде Александр Тыгин.
Бәйрәмне мәдәният йорты җитәкчесе Наил Хорунов белән сәнгать җитәкчесе Лилия Сибгатуллина алып бардылар. Концерт программалары уеннар, авылдан чыккан шәхесләр чыгышлары белән үрелеп барды. Күрше авыллардан килгән мәдәният йорты җитәкчеләре халыкка моңлы җырларын бүләк итсәләр, кунак итеп чакырылган, авылдан чыккан билгеле кешеләр дә буш кул белән кайтмаганнар иде. Татарстанның атказанган артисты Ринат Шаһидуллин туган авылы турында язган җырын башкарды. Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты Фирнат Насыйбуллин да авылдашларына музыкаль бүләк ясады.
Норлат чагыштырмача зур авыл. Баштарак ул мөстәкыйль район булып исәпләнгән, 1963 елдан Яшел Үзән районына кушылган. Бүген биредә 3 меңнән артык кеше исәпләнә. Бөек Ватан сугышыннан соң авылда оешкан «Норлат» совхозы хәзер эшләмәсә дә, аның даны тирә-юньгә әле дә таныш.
Авыл чишмәләргә бик бай. Тырыш халык сулыкларын, инешләрен карап тора. Әле менә шушы көннәрдә олысы, кечесе тездән пычракка бата-бата авыл чишмәсен җыештырган, авылдашлар ярдәме белән чишмә тирә-юнен төзекләндерүгә 100 меңнән артык акча җыелган. Тиздән чишмә тирәсендәге черегән агачларны кисәргә җыеналар. Авыл плотинасын да гел карап торалар. Быел Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсенең Норлат бүлеге хезмәткәрләре, Зәйдән алып кайтып, сулыкка 100 килограмм сазан һәм карп маймычларын җибәргән. Норлат күпмилләтле халык: татарлар, чуашлар, башкортлар, кыргызлар, үзбәкләр - бергә дус тату яши биредә. Бәйрәм чарасында да төрле милләт биюләре башкарылды.Төрле өлкәдә зур уңышларга ирешкән, озак еллар хезмәт иткән авылның хөрмәтле кешеләрен бүләкләделәр. Озак еллар бергә гомер иткән парларны тәбрик­ләделәр. Уңган бакчачылар арасында да бәйге оештырылган иде. Гөлинә Ибәтуллинаның яшелчә, җиләк-җимеш­ләрдән төзелгән композициясенә, Мәдинә Ногоманованың зур кабагына, Халидә Хайруллина үстергән озын кыярга күпләр шаккатты. Норлатта балалар йорты эшләп килә. Ятимнәргә битараф булмаган авылдашлар арасында сабыйларны үз канаты астына алган гаиләләр шактый. Хәтта 11әр бала алып тәрбияләүчеләр дә бар. Авыл көнендә шундый гаиләләрнең берсе - Дания Гыйләҗеваның балалары төркем булып бию башкарды.
Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның Норлатка беренче генә килүе түгел.
- Бәйрәм алдыннан барлык тирә-юньдәге авыллардан җыелган ветераннар, хөрмәткә лаек өлкәннәр белән очраштык. Аларны республикадагы программалар, нинди юнәлештә эшләвебез белән таныштырдык. Бу очрашу минем өчен, киләчәккә эш планнарын билгеләү өчен дә файдалы. Күп­ләр үзләре өчен түгел, авылларының киләчәге, яшьләргә уңайлы шартлар булсын дип борчыла. Авыл көннәрен уздыру бик кирәк. Бу бик дөрес, уңай башлангыч, халык тырышып эшләгән кебек, ял да итә белергә, тиеш, - диде депутат. Кыскасы, авыл яши, үсә, яшәрә. Норлат урта мәктәбендә 300дән артык укучы белем ала, димәк, авылның киләчәге өметле.
Эльвира Мозаффар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X