Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Авыл кибете бай

Сирәк булса да туган авылым Акъегеткә кайтып йөрим. Бу юлы да юлым иң беренче мәчеткә илтсә, икенче кергән урыным кибет булды.

Ишеген ачып керүгә, әкият дөньясына килеп кергән кебек булдым. Ниләр генә юк! Менә сиңа авыл кибете! Мондый вакытта «Атаң белән анаң гына юк!» диләр. Чыннан да шулай - «Татарс­тан» тортына кадәр бар.
«Хуш килдегез!» Кибетчеләр Фирая Сәгыева белән Рәзинә Низамиеваларның беренче сүзләре шул. Кирәк әйбереңне минутта кулыңа да тоттыралар. Авыл кибетенең ассортименты да бай, товарларның сыйфаты да яхшы, бәяләре дә чыдарлык. Кибеткә сатып алучылар да күп йөри. Альберт Бәхтияров, Әнвәр Биктаһиров, Мәдинә Габитова, Рифкать Садыйков, Зәйтүнә Сәмитова, Сена Сафиуллин, Диләрә Сәгыева, Диләрә Фәтхуллина, Хәлимәләр белән мин шунда очраштым.
Әйтәсе килгәнем шул: эшчеләренә исәнлек-саулык бирсен, авылдашларым да пенсияләрен вакытында алып кибеткә йөрүдән туктамасын. Кибеткә йөри аласың икән, димәк, син сәламәт, тәмле ризыклар белән чәйләр эчәрлек дәртең бар. Авылдашларыма, сәламәт булсыннар дип, хәер догада калам.
Рәшидә Тимергалиева.
Акъегет - Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X