Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Автомәктәптә белем алу 45 мең сумга җитә

Узган елның җәендә автомәктәпләргә карата таләпләр кырысланганнан соң, биредә белем алу бәяләре дә күзгә күренеп арткан. Сентябрьдән автомәктәптә уку өчен 45 мең сум акчаңны чыгарып түләргә туры киләчәк.

Яңа кагыйдәләр буенча хәзер автомәктәпләрдә тренажер, автодром булырга тиеш. Ә белем бирүче хезмәткәрләрнең штатта булуы шарт. Шул сәбәпле Татарстандагы 300 мәктәпнең 124е генә эшчәнлеген дәвам итә алган. Калганнарына кимчелекләрен төзәтү өчен вакыт бирелгән. Арада ябылучы мәктәпләр дә бар.
Автомәктәп курсларына җәй көне үк язылып куйганнар бүген 25 мең сумга белем алса, гыйнвардан бәяләр 30-38 мең сумга кадәр җиткән. Сентябрьдән автомәктәпләрдә уку бәясенең 45 мең сумга җитүе көтелә, дип хәбәр итә intertat.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев