Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Автоледи-2016” (+ФОТО)

Бу көннәрдә Горький исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы буенча "Автоледи-2016" конкурсы булып узды.

Бу конкурс хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгын арттыру максатыннан ел саен уздырыла. Быел монда 7 кеше катнашып, анда алар ике этапта көч сынашты.

Беренчесендә юл йөрү кагыйдәләрен белү кирәк булса, икенче этапта төрле күнегүләр күрсәтеп көч сынашырга туры килде.

Бу конкурста "Шавроле-Авео" автомашинасында Дарья Гурина җиңеп чыкты.

"Лада-Калина"да Ольга Иванова - II урында,

"Опель-Корса" автомобилендә Юлия Звонцева - III урында.

Җиңүчеләргә призлар, дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Муниципаль конкурста җиңгән Дарья Гурина 12 августта республика конкурсында Яшел Үзән данын яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X