Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һава торышы: урыны белән яңгыр көтелә

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген, 2 июльдә, республика буенча урыны белән көчле җил, яшен һәм яңгыр явуы көтелә.

Төнлә һәм көндез, аеруча көньяк һәм көнчыгыш районнарда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитү ихтималы да бар.

Һава температурасы Татарстанда төнге сәгатьләрдә - 11-16, көндез - 26 градус җылы булачак.

Казанда төнлә кыска вакытлы яңгыр явуы фаразланыла. Һава температурасы төнлә - 11-15, көндез 25 градус җылы.

Урынлы яңгырлар 3 июльгә каршы төндә дә явачак. Һава температурасы 10-15 градус җылы булыр дип көтелә.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев