Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Һава торышы: җил, буран һәм юеш кар

Татарстанда кичәге кебек көчле җил, буран һәм юеш кар бүген, 21 апрельдә дә саклана. Үзгә һава торышы Татарстанда көньяк-көнбатыш циклонлы өермә көчәю белән бәйле. - Циклонлы өермәнең республикага таба хәрәкәте барышында циклон активлашты. Андый актив хәрәкәт вакытында, гадәттә, көчле җил, явым-төшемнәр, шулай ук тимерчыбыкларга һәм агач ботакларында юеш кар ябышу,...

Татарстанда кичәге кебек көчле җил, буран һәм юеш кар бүген, 21 апрельдә дә саклана. Үзгә һава торышы Татарстанда көньяк-көнбатыш циклонлы өермә көчәю белән бәйле.

- Циклонлы өермәнең республикага таба хәрәкәте барышында циклон активлашты. Андый актив хәрәкәт вакытында, гадәттә, көчле җил, явым-төшемнәр, шулай ук тимерчыбыкларга һәм агач ботакларында юеш кар ябышу, кыска вакытлы буран, күз кими - ди ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

Бүген көндез көчле җил саклана, тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Вакыты белән юеш кар һәм яңгыр явачак.

Һава температурасы көндез 4-9 градус кадәр җылытачак.

22 һәм 23 апрельдә әле тотрыксыз һәм салкын һава торышы саклана. Явым-төшемнәр күзәтеләчәк. Юлларда бозлавык хасил булу ихтималы бар. Температура көндез белән 3-10 градус җылы булачак.

Материал интертат.ру сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X