Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе хезмәткәрләре 979 чакыру кабул итеп алган

Шуларның 698е – шәһәрдә, 291е районда булган. 358 кешене дәваханәгә китергәннәр, Шуларның 257се – шәһәрдән, 101е районнан булган.

Медикларны Комаров урамына билгесез кешеләр кыйнап, баш мие җәрәхәтләнгән 37 яшьлек исерек ир янына чакырт каннар. Зыян күрүче травматология бүлегенә китерелгән.
Төзүчеләр проспектында билгесез кешеләр кыйнаган 21 яшьлек кызга ярдәм таләп ителгән.
Васильевода күршесе ботына пычак кадагач геморрагик шок хәлендәге 56 яшьлек исерек иргә ашыгыч ярдәм күрсәтелеп, хирургия бүлегенә китерелгән.
Төзүчеләр проспектында улы кыйнап баш миен җәрәхәтләнгән, баш мие селкенгән 72 яшьлек исерек ир янына ашыгыч ярдәм чакыртылган. Медиклар зыян күрүчене травматология бүлегенә алып килгән. 
Бело-Безводное авылында 45 яшьлек исерек ирнең башына берәү сугып, баш миен җәрәхәтләгән. Ирне травматология бүлегенә салганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X