Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аш пешерә белмәве дә куркытмый

Ярты гасыр иңне-иңгә куеп, бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлап, гомер итүче Ситдыйковлар гаиләсен Яшел Үзәндә белмәүчеләр сирәктер. Тумышлары белән Әлки районыннан булуларына карамастан, алар монда инде күптән үз кеше.

Төгәлбай авылына утын кисәргә килгән егетләр Мәрьямнәрнең күрше әбиләренә йортка керә. Армиядә кайт­кан яшьләрнең, әлбәттә инде, күзе чибәр, мөлаем кызга төшә. Кыз кемгә насыйп булыр соң? Сугышып, талашып тормый егетләр, табагач белән шобага тотарга булалар. Табагач башы Рәшиткә гомерлек юлдаш бүләк итә. Танышып, сөйләшеп, бер-беренә насыйп яр икәнлеген аңлаган яшьләр кавышып, Казанга юл ала. Бер елдан кызлары Миләүшә туа. Авылда бөтен эшне дә үз җилкәсендә күтәргән егет белән кыз (икесенең дә әтисе сугышта һәлак булган) ике дә уйламый «Гидроспецстрой» төзелеш оешмасына эшкә урнаша. Кечкенәдән ирләр эшен башкарган Мәрьям өчен бу хезмәт ят булмый. Озак та үтми, Ситдыйковлар гаиләсен юллама белән «Горький исемендәге завод»ка корабльләр төшәр өчен док ясарга җибәрәләр. Рәшит абыйны свай сугучы техникага утырталар.
- 6 класс белемебез белән нинди генә эш башкармадык. Тырыш хезмәтебезне бәяләп, фатир бирделәр. 360 сәгать бушлай эшләргә туры килде. Эштән соң да шушы фатирыбызны салганда ярдәм итәргә дип йөгерә идек, - дип искә ала Мәрьям апа.
Тормыш гел ак сызыклардан гына тормый шул. Рәшит абый бәхетсезлек очрагына юлыккач, бар авырлык бер Мәрьям апаның нәни җилкәсенә төшә. Оешманың Яшел Үзәндәге идарәсе ябылгач, ул Казанга барып эшләргә мәҗбүр була. Ирен, кызын тәрбияләргә дә, ике шәһәр юлы арасын таптарга да өлгерә, авырлыкларга бирешми. Рәшит абый да терелеп, аякка баскач, иркен сулап куялар. «Гидроспецстрой» трес­тында озак еллар гел ирләр башкара торган авыр хезмәтне тел тидермәслек итеп башкарган Мәрьям апа эш урыныннан «Хезмәт ветераны» исеменә һәм медальгә лаек була.
Менә шулай, эш, гаилә, бала дип, 50 ел гомер узып та киткән.
- Юк, балам, ярты гасыр бергә яшәмәгән дә кебек, бик тиз узды ул еллар. Шөкер, талашмадык, сугышмадык. Гомерем буе әниемнең әйткән сүзләре колагымда: талны каты итеп бөксәң, сына, акрын гына ир-атны да үзеңә бөгә аласың. Рәшитем сабыр булды, сүземнән чыкмады, - ди Мәрьям апа.
- Әле дә хәтердә: Мәрьямнең әнисе, бу кыз 23 яшендә булса да, аш та пешерә белми, колагыңа киртләп куй, дип, ярып салган иде. Минем исем китмәде, өйрәнер әле дип кенә әйттем, - дип искә ала Рәшит абый.
Әти назыннан мәхрүм булган кызга иркәләнеп үсү бәхете тәтеми. Мәктәп бетерүгә урман кискән, ат җиккән, сыер сауган кызның аш-су серләренә төшенеп утырырга вакыты булмый шул.
Менә шулай, инде күптән лаеклы ялда булучы бу күркәм гаилә үткәннәрне сагынып искә ала. Бер генә минутларын да бушка сарыф итмиләр. Мәрьям апа эшеннән туктагач, мәдрәсәгә укыр­га керә, коръән укый, дин нигезләрен өйрәнә. Аннан тагын бер сәләте - шигырь язу осталыгы ачыла. «Сикәлтәле гомер юлларым» исемле шигырьләр җыентыгын бастырып чыгару бәхетенә ирешә.
Алтын туйлары уңаеннан кызлары Миләүшә әти-әнисенә бүләк ясый. Барлык туганнарны, дусларын бер кафега җыеп, гомергә истә калырлык бәйрәм уздыра. Үзләрен зурлап шәһәр загсына да чакырып, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшыралар. Ә өлкән кеше өчен якыннарының игътибарыннан да зур бүләк юк.
- Гаиләдә иң мөһиме - бер-береңә булган хөрмәт, Һәр адымны уйлап атларга кирәк. Бер ялгыш адым сине гомерең буе озатып барырга мөмкин, - дип киңәшләрен бирә Ситдыйковлар.
Өлкәннәр сүзенә колак салмый буламы соң? Рәшит абыйның сөенә-сөенә мәчеткә намаз укырга йөрүе, тормыш иптәшенең өйдә тәмле ризыклар пешереп көтүе, кызлары Миләүшәнең әти-әни дип өзелеп торуы, оныклары Кәримнең уңышлары белән сөендерүе... Менә бу аларның яшәү мәгънәсе, алар өчен зур бәхет. Шул бәхеттән Ходай аермасын.
Алия Гаязова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев