Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталыннан айлык түләүне ничек алырга

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге ана капиталыннан ай саен акчалата түләү алу хокукына Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче гаиләләр ия дип искәртә.

Шул ук вакытта икенче баланың һәм әнисенең Россия гражданнары, икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы кирәк. Шунысы мөһим: гаиләнең бер әгъзасына туры килгән керем күләме узган елның II кварталына билгеләнгән төбәктә эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан 2 тапкыр артмаска тиеш. Мәсәлән, Татарстанда бу – 20 588 сум.

Бер айга төбәктә алдагы елның II кварталы өчен билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумына тиң сумма түләнә. Татарстанда бу – 9 713 сум.

Түләү ала башлау өчен, шәхсән яки электрон гариза бирергә кирәк. Моны Россия Пенсия фондының клиентлар хезмәтендә, йә КФҮтә, йә Россия пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә эшләргә ярый. Түләү өчен бала туганнан соң өч ел дәвамында теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Мөһим момент – әгәр түләү билгеләнсә, ул башта бер елга бирелә. Бу вакыт узгач, гаилә ана капиталын шул рәвешле тотарга тели икән, яңадан гариза тапшырырга кирәк булачак.

Шунысын да истә тотыгыз, айлык түләүне алу өчен мөрәҗәгать бала туган көннән соң 6 айдан да соңга калмыйча тапшырылса, түләү баланың дөньяга килгән көненнән билгеләнә. Шул ук вакытта, айлык түләүләр суммасы мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр саналачак һәм ана счетына күчереләчәк. Әгәр гариза 6 айдан соң бирелә икән, түләү мөрәҗәгать иткән көннән билгеләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, узган ел социаль ярдәм күрсәтү балалары булган гаиләләргә уңайлы торак күләме шактый киңәйтелде. Ил Президенты Владимир Путин инициативасы белән ана капиталы программасы үсеш алды. Ул 2026 ел ахырына кадәр озайтылган, капитал суммасы арткан, ә хәзер аңа беренче балалары туган яки уллыкка алынган гаиләләр хокуклы.

Президент Юлламасы нигезендә ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел беренче балага ул 17 мең сумга артып, 483 882 сум, икенче балага 23 меңгә диярлек артып, 639 432 сум тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның 15 апрелендә актив рәвештә ана капиталы сертификатларын бирү башланды. Шул мизгелдән бала туганнан соң сертификатлар автомат рәвештә рәсмиләштерелә – әнидән бернинди гариза да таләп ителми. Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында белешмәләр ПФРга Гражданлык хәле актларын теркәү дәүләт реестрыннан керә. Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар РФ Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм әниләрнең Дәүләт хезмәтләре порталындагы «Шәхси кабинет»ына җибәрелә.

Ана капиталына электрон сертификат үзенең кәгазь аналогы алдында берничә өстенлеккә ия: яшь гаиләнең аны рәсмиләштерүгә вакытын экономияли; аны югалту яки бозу мөмкин түгел, димәк, аны яңадан торгызуга вакыт сарыф итәргә туры килмәячәк; сертификат турындагы мәгълүматлар «Шәхси кабинет» та һәрвакыт ачык.

Бүгенге көндә республикада актив режимда 40 меңнән артык сертификат бирелгән, ягъни аларны хуҗалары автомат рәвештә гариза тапшыр мыйча гына алганнар. Шуларның 25300 сертификат 2020 елда рәсмиләштерелгән, ә 15 001е 2021 елның 6 аенда бирелгән.
ПФРның дәүләт хезмәтләреннән һәм сервисларыннан файдаланыгыз www.pfr.gov.ru.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев