Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталына машина алып булырмы?

Дәүләт Думасында ана капиталы акчасына машина алырга мөмкинлек бирә торган закон проектын кабул итәргә планлаштыралар.

Хәзерге вакытта ана капиталын торак шартларын яхшыртуга, балаларга белем бирүгә, ананың булачак пенсиясен арттыруга, инвалид балаларны җәмгыятькә социаль адаптацияләү өчен чаралар алуга юнәлдерергә мөмкин. Аз керемле гаиләләр 2018 елның 1 гыйнварыннан соң балага ана капиталын ай саен алырга хокуклы. Киләчәктә, ана капиталына җиңел машина да алып булыр, мөгаен. Әмма, "Единая Россия" депутатлары тәкъдим иткәнчә, ана капиталына машина алу таләпләре бик кырыс булачак. Әйтик, Россиядә җитештерелгән яңа автомобильләрне генә сатып алу мөмкинлеге биреләчәк. Ат көченә, башка техник үзенчәлекләргә аерым таләпләр бар. Тимер атның бәясе 1 миллион сумнан кыйммәтрәк булмаска тиеш. Шулай ук, автомобильне 3 ел эчендә сатарга ярамаячак. Әлеге шартлар үтәлмәсә, ана капиталын дәүләткә кире кайтарырга туры килмәгәе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X