Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ана капиталына ия булганнарга 20 мең сум

Пенсия фонды идарәсе "Ана капиталы исәбеннән бер тапкыр түләнә торган түләүләр турында"гы федераль законны гамәлгә ашыруны дәвам итә.

Законга ярашлы рәвештә ана капиталына сертификат алучыларның шушы капитал исәбенә бер тапкыр 20 мең сум акча алырга хокукы бар.

Шуны да искә төшереп узарга кирәк, бу хокук 2015 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы алырга хокукы булганнарга гына бирелә ала. Моның өчен гаризаны Пенсия фондына 2016 елның 31 мартына кадәр бирергә була.

Гариза язарга килгәндә үзең белән паспорт, сертификат һәм акча күчерү өчен реквизитлар күрсәтелгән банк лицевой счеты булырга тиеш.

Бүгенге көндә мондый түләүләрне барлыгы 1343 кеше алып, ул 26 млн.515 мең сум тәшкил иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев