Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Америка президенты Россиягә ярдәм иткән

Узган җомгада Санкт-Петербургта кешеләр күпләп җыела торган урыннарда терактлар ясарга ниятләгән Россиянең ике гражданын кулга алдылар.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, җинаять әзерләү турындагы мәгълүматны АКШның махсус хезмәтләре хәбәр иткән. 

Тикшерү комитеты "Җинаять кылуга әзерлек", "Террорчылык" һәм "Террорчылык эшчәнлегендә катнашу" маддәләре буенча җинаять эше кузгатты. 
Моңарчы Владимир Путин Америка президенты Дональд Трампка шалтыратып, теракт булдырмый калуды ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде. Дөнья лидерлары террорчылыкка каршы көрәштә хезмәттәшлекне дәвам итәргә килештеләр. 

Исегезгә төшерәбез, 2017 елда АКШның махсус хезмәтләре шулай ук Россия хезмәттәшләрен Санкт-Петербургта Казан соборында һәм шәһәрнең башка кеше урыннарында әзерләнүче теракт турында кисәткән иде. Димәк, ни генә булмасын, Америка белән Русия арасында дуслык җепләре бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев