Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алсу Әбелханова улына кызыклы һөнәр тапкан! (ФОТО)

Бу көннәрдә Алсу Әбелханова Парижда узган Сабан туеннан кайтып төште.

"Милли бәйрәмебез бик эчтәлекле, күңелле узды. Татар эстрадасы артистлары арасыннан үзем генә катнаштым. Бәйрәм сәяхәтләре тәмамланмады әле, сентябрьдә Италиядә узачак Сабан туена барырга җыенам", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Әбелханова. Чит илләрдә еш йөрергә туры килгәч, Алсу инглиз теленә аерым игътибар бирә. "Хәтта җәй көне дә инглиз теле дәресләренә йөрим, булган белемнәрне ныгытам", - ди ул.

Алсу Әбелханова "ЗөЛәйЛә" триосы солисты Ләйсән Закирова, Австралиянең татар җәмгыяте әгъзасы Диләрә Вәли белән сәнгать мәктәбенә барып, рәссам Наталья Сафиуллинадан мастер класс алган. "Олы улым Әмирне сәнгать мәктәбенә бирергә телим, әмма башта бу мәктәп белән танышасым, үземнең шөгыльләнеп карыйсым килде. Балалар ясаган бер рәсемне күчереп ясадым. Рәсем ясау белән кешене шаккатырып булмый, чөнки һәркемнең нинди дә булса өлкәдә үз осталыгы бар. Шулай да бу һөнәр миңа ошады, улымны да алып барырга телим. Өлкәннәр өчен сәнгать мәктәбе булса, һичшиксез шунда йөрер идем", - диде Алсу Әбелханова.

Җырчы тормыш иптәше, уллары Әмир һәм Солтан белән ике ел инде Казанда яши. Ире әле дә эш буенча Самарага барып йөри икән, анда да фатирлары бар.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев