Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аллаһ Тәгалә каршында догадан да хәерлерәк нәрсә юктыр

Һәркемнең гомерендә онытылмый торган вакыйгалар, чорлар бар.

Минем ул балалар белән бәйле.
Беренче кызым өйдән 14 яшендә чыгып китте, 250 км ераклыктагы өлкә педагогия училищесына керде. 4 ел укып, кызыл диплом алганнан соң, педагогия институтына укырга керде. Аның артыннан башка кызларым да укытучы һөнәрен сайлады. Алар укыганда телефон шалтыратуларын, телеграммалар көтеп яшәдек. Алар имтихан бирәсе көнне догаларны ничә тапкыр укыганмындыр да, Аллаһ Тәгалә сүзен ничә тапкыр кабатлаганмындыр. Теләкләрнең мин күбесен беләм - әнием бик гыйлем иде. Имтихан вакытларында бигрәк тә Аятел көрсине укырга кирәк. Дин әһелләре шулай ди.
Бервакыт кызларымның берсе имтихан тапшырасы көнне, эш сәгатем башланганчы, коллективтан ераккарак киттем дә, дога укыдым. Укып бетереп, амин тотканда, бер егет миннән нәрсә укуым белән кызыксынды. Мин: «Улым, сиңа бу көннәр килеп җитәр, минем янга килерсең, бергә теләк теләрбез, укырбыз», дигән идем. Дөрестән дә, аның улы медицина инс­титутын тәмамлады, хәзер үзебезнең шәһәрдә поликлиника мөдире булып эшли. Зур рәхмәтләр ишетеп яшим. Менә сезгә догаларның көче!
Рәсемдәге кызларымның һәркайсы уку отличниклары. Барысы да җәмгыятебезгә кирәкле кешеләр, бик җаваплы урыннарда эшлиләр. Үзем педагог була алмадым, ә кызларым өчен шатланып, сөенеп туя алмыйм.
Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызны укытырга тырышыгыз, укырга теләге булганнарга каршы килмәгез. Сезнең яхшылыкларыгыз онытылмас, нәтиҗәсе уңышлы булыр.
Мин дә сезнең укырга керүче балаларыгызга догада торам.
Рәшидә Тимергалиева.
Казан - Акъегет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев