Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аллаһ Тәгалә динен хөрмәтләүчеләр исәбендә булыйк

Мөселманнарның сынала торган Рамазан аеның да яртысы узып китте.

Менә шулай Ураза гаете килеп җиткәнне сизмичә калырбыз. Шуны да аңларга кирәк: Ураза гаете бәйрәме ул мөселман өчен мул итеп әзерләнгән табыннар, бүләк бирешүләр генә түгел. Аның асылы бөтенләй башкада. Шул хакта безгә Яшел Үзән «Тынычлык» мәчете имам-хатыйбы Абдулхәким хәзрәт Сәфәрханов сөйли:

- Ислам динендә бәйрәм ул бүтән көннәрдә кылынмый торган гыйбадәт, бүтән вакытта кылынмый торган игелек кылу белән аңлатыла, - дип сүзен башлады хәзрәт. -Шуңа күрә Рамазан аена алдан әзерләнгән кебек гаеткә дә алдан әзерләнү мөһим. Шуларның берсе - фитыр сәдакасы бирү. Бу сәдаканы бары тик Рамазан аенда гына биреп була. Әлбәттә, мөселманнар бу сәдаканы бирергә кирәклеген белә. Аны безгә әби-бабайларыбыз да әйтеп калдырган. Әмма аның мәгънәсен күбебез аңлап җиткерми, чөнки хаталанучылар шактый. Нәтиҗәдә сәдаканың кабул булмавы бар. Фитыр сәдакасы фәкыйрь-мескен кешеләргә, мохтаҗларга бирелергә тиеш. Шуңа күрә иң хәерлесе якын-тирәдә, туган-тумачалар, кардәшләр арасында авыр хәлдә калучыларны табып, фитыр сәдакасын шуларга тапшыруның өстенлеге зур. Бу аның иң саваплы юлы. Чөнки без үзебез көч салып, тырышып изгелек кылабыз, кешеләрнең күңеленә шатлык салып арада булган элемтәләрне ныгытабыз, үзебез игелек кылганда кешеләрнең шундый хәлен күреп гыйбрәтләнәбез. Шуның белән без Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләрне танырга өйрәнәбез.
- Хәзрәт, ә фитыр сәдакасын Рамазан аеның кайсы вакытында бирү хәерлерәк?
- Аны бирүнең иң хәерле вакыты -гает намазы алды. Әмма дә ләкин нинди дә булса сәбәп чыгып сәдаканы биреп өлгерә алмасаң, аны берничә көн алдан бирергә рөхсәт ителә. Сәдаканы сәдака бирелүченең хәленә карап ризыклата яисә акчалата бирергә була.
- Ел саен Диния нәзарәте фитыр сәдакасының күләмен билгели торган иде. Быел да ул шулаймы?
- Әйе, мөфтият тарафыннан сәдаканың күләме расланды. Ягъни гаилә әгъзасының һәркайсыннан 100әр сум исәбеннән бирелә. Әмма бу чик түгел, мөмкинлегеннән чыгып аның күләмен арттыру һәр кешенең үз ихтыярында. Хәтта туасы бала өчен дә фитыр сәдакасын бирергә була. Әгәр дә кеше зәкәт түләүчеләр исәбендә булса, ул фитыр сәдакасын 600 сум исәбеннән бирә. Әлеге сәдака бары тик мөселман кешеләренә генә бирелә.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Тулырак - газетаның 46нчы санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X