Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алексей Песошин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде

ТР Хөкүмәте башлыгы Казанда 143нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 241нче участокта тавыш бирде.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. «Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Казанда №241 участогында 143нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә үз сайлавын ясады, - диелә хәбәрдә.
РФ Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча Бөтенроссия тавыш бирү 2020 елның 25 июненнән 1 июленә кадәр уза. Участокларда куркынычсызлык чаралары үтәләчәк.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов үз тавышларын бирделәр инде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X