Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Александр Тыгин: «Яшел Үзәннең барлык ишегаллары – идеаль булсын!»

Яшел Үзән районы Татарстанда үткәрелгән праймеризларны ачу һәм йомгаклау ролен үз өстенә алды.

Исегезгә төшерәм: партия эчендә алдан тавыш бирү айдан артык вакыт аралыгында 923 мәйданда үткәрелде. Аны безнең районның Васильево бистәсе ачып җибәргән иде. Алдан тавыш бирү агымын беренчеләрдән булып тәмамлау­чы да безнең шәһәр булды. Соңгы праймериз дүшәмбе - 1 июньдә Яшел Үзәндә үткәрелде. Тавыш бирү бездә дә, районыбызның башка торак пунктларындагы кебек үк, җәмәгатьчелек эше белән башланып китте: ике йөздән артык БР партиясенең сайлаучылары катнашында ике сәгатьлек өмә оештырылды. Бу игелекле эштән соң, барысы да Горький исемендәге мәдәният үзәгенә җыелды.
Яшел Үзән сайлау бюллетенендәге урын өчен 37 кандидат көрәште. Аларның һәрберсенә сүз өчен өчәр минут вакыт бирелде. «Кандидатлыкка кандидат» исемлегендә - укытучылар, профсоюз лидерлары, энергетиклар, җәмгыять оешмалары вәкилләре, завод директорлары, студентлар һәм безнең хәзерге вакытта эшләп килүче районыбыз башлыгы Александр Тыгин да бар.
- Егетләр, кемне генә сайласалар да, биш ел сезне дә шул ук язмыш көтә...

Илсөя ЗАВИЛЕЙСКАЯ.

Язманың тулырак вариантын газетаның 41нче саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев