Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Альбина Заһидуллина: «Сәхнәгә юл авыр»

Татар эстрадасына көчле-моңлы тавышлы яшь йолдыз өстәлде. Үзенең тәүге клибы белән килеп керде ул. Разил Вәлиев сүзләре һәм Луиза Батыр-Болгари көенә иҗат ителгән «Моңлану» исемле җырына төшерелгән клибы белән яулады ул тамашачылар күңелен. Таныш булыгыз - Альбина Заһидуллина.

- Альбина, гаиләң һәм үзең турында сөйләп кит әле?
- Мин Чүрчиле авылында туып үстем. Әтием - Ирек, әнием - Алсу. Алар да тумышлары белән бу авылдан. Терлек асрыйлар, фермерлык белән шөгыльләнәләр. Энем Илназ Яшел Үзән шәһәрендә механика көллия­тенең III курсында белем ала. Ике дәү әнием дә исән-саулар, шушы авылда яшиләр.
- Ничә яшеңдә күңелең җыр-моңны тоя башлады, ягъни ничә яшеңдә җырлый башладың?
- Җыр сәнгатенә кереп китүем башлангыч сыйныфта булды. Җыр-моң дөньясы ишеген миңа музыка укытучым мәрхүмә Тәүхидә Гыйниятуллина ачты. Тормыш юлымда аның роле бик зур булды. Ул миндә җырга сәләтемне күреп, мине төрле бәйгеләргә, бәйрәмнәргә әзерли иде. Сәхнәгә беренче адымнарым да аның ярдәме белән булды. Арабыздан иртә китеп баруы бик кызганыч. Аның белән хәзерге уңышларымны уртаклашасым килә.
- Мәктәптә укыган вакытыңдагы җыр өлкәсендәге уңыш­ларың турында сөйлә әле?
- Мәктәптә укыганда төрле кичәләрдә, районда үткән бәйгеләрдә катнаштым. 2011 елда уздырылган «Сандугач керде күңелгә» дигән бәйгедә III дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдым. Йолдызлык-Созвездие бәйгеләрендә катнаштым. «Сөембикә - 2011» бәйгесенең «Иң оста җырчы» номинациясенә җиңдем. Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара яшь башкаручылар конкурсында чыгыш ясадым.
- Синең артист булу теләгеңә әти-әниең ничек карады?
- Җырчы булырга теләвемә бер дә каршы килмәделәр. Минем җырга-моңга булган мәхәббәтемне күреп, алар сөенделәр генә. Һәрвакытта ярдәм итеп, гел терәк булдылар. Хәзер дә ярдәмнәре бик зур. Алар белән үземнең планнар белән һәрдаим уртаклашып торам. Хәтта җырның көен, сүзләрен сайлаганда да.
- Кайда укуың турында да сөйлә әле. Уку кызыклымы? Шушы уку йортын сайлаганга үкенү хисләре тумадымы?
- Быел мәдәният һәм сәнгать университетының Венера Ганиева кафедрасының Гөлмира Бабаева сыйныфының җыр факультетын тәмамладым. Беренче вакытларда уку бик кыен булды. Күңелемдә «Кирәкме соң бу уку миңа?» дигән шик туа иде. Күп кеше: «Сездә уку рәхәт, җырлап кына бирәсездер имтиханнарны да» - дип гел шаярталар иде, ләкин җырлау гына түгел. Җырлауның да үз авырлык­лары байтак. Әмма, тора-бара җиңеләйде, ияләштем. Хәзер дә университетка баргалап йөрим, сагындыра икән.
Гөлүсә Зарипова.Олы Яке
Тулырак язма - газетаның 95нче санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев