Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Албаба станциясендә автомобиль урламакчы булганнар

Албаба станциясендәге Тимер Юл урамындагы йорт ишегалдыннан «ВАЗ-2107» автомобилен урламакчы булганнар.

Моның буенча Норлатта яшәүче беркайда да укымаучы 15 яшьлек яшүсмерне, Яшел Үзәндә яшәүче 25 яшьлек егетне шик астына алганнар.

Новониколаевский авылының Үзәк урамындагы йорт ишегалдыннан «ВАЗ-2115» автомобилен һәм өйдән әйберләр урлаганнар. Моны шушы авылда яшәүче элек хөкем ителгән беркайда да эшләмәүче 41 яшьлек ир кылган.

Яшел Үзәннең Мичурин урамындагы гараждан ике «Урал» мотоциклын урлаганнар. Моның буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев