Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аларны туган телгә мәхәббәт берләштерде

20-23 апрель көннәрендә мәркәзебез Казан туган телен чын күңелдән сөюче егет һәм кызларны үзенә җыйды. Татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиада көннәре гөрләп үтте.

I турда барлыгы 11000 бала катнашты. Шуларның 500е финалга чыкты. Россиянең 22 субъектыннан, Япония, Төркия, Кытай, Бельгия, Финляндия, Канада, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Азәрбайҗаннан килгән 14-25 яшькә кадәр булган укучылар һәм студентлар көч сынашты.
Олимпиадада җиңүчеләрне котларга мәртәбәле кунак­лар: вакытлыча президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров килгән иде. Алар җиңүчеләрне котладылар һәм Татарстанда татар телен саклау һәм үстерүгә зур әһәмият бирелүен, моның өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылуын ассызыклап үттеләр.
Бу олимпиада безнең Яшел Үзән муниципаль районы өчен дә истәлекле булды. 5нче гимназиянең VIII А сыйныфы укучысы Галиәкбәрова Резеда II урын яулады. Бәйгедә, югары нәтиҗәләр күрсәтеп, үзенең туган телгә булган мәхәббәтен тагын бер кат раслады.
Туган телебезнең язмышы - Резеда кебекләр кулында. Аның юкка чыгуына нәкъ менә шундый яшьләр юл куймаслар. Телебез яшәр, чәчәк атар, ышанычлы алмаш үсеп килә дигән өметтә калабыз.

Тәнзилә Нәҗипова,
5нче гимназия татар теле һәм
әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X