Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Аларга орденнар такмыйлар

14 июнь - донорлар көне. Безнең Петр да Мактаулы донор.

Редакциягә килеп-китеп йөргән кеше белә: Петр Писарев озак еллар инде газета редакторының уң кулы. Автомашинасыз журналист журналист түгел хәзер, транспортсыз берничек тә булмый. Шуңа күрә Петр Гурьевичның машинасы һәрвакыт төзек һәм теләсә кайсы минутта юлга кузгалырга әзер.
Машинасын гына түгел, үзен дә бик нык кайгыртып яши безнең шоферыбыз. Сәламәт яшәү образын алып бара, бервакытта да авырмый. Шуңа күрә ул тапшырган кан да югары сыйфатлы.
Менә 11 ел инде Петр Писарев кан тапшыру кебек игелекле эш белән шөгыльләнә. Россиянең Почетлы доноры ул. Шушы мактаулы исемне алгач та туктый алмый, Кан үзәгеннән чакыру килү белән, Казанга ашыга.
Хөкүмәт тә кан тапшыручыларга кайбер ташламалар бирә, онытмый. Почетлы донорларга елга бер тапкыр 12 мең сум акча бүлеп бирелә, ялны гел җәй көне генә алырга мөмкин. Донорларны табиблар һәрвакыт күзәтү астында тота, ел саен барлык белгечләр сәламәтлекне тикшерә, анализлар тапшыралар. Организмны түләүсез тикшертеп тору да зур өстенлек бүгенге заманда. Шуңа күрә безнең Петро Гурьевич больничныйның нәрсә икәнлеген дә белми.
Авыруны дарулар белән генә дәвалап булмый, күп очракта кан да кирәк. Шуңа күрә алар табиблар да эшли алмаган эшне башкара - кешеләрне коткара. Юк, орденнар такмыйлар аларга. Авыруларның гомере, рәхмәт тулы күзләре - иң зур бүләк булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев