Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алар Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән булган

Валентин Рыхтенко тумышы белән Әзербайҗанның Сабир-Абад шәһәреннән. Яшел Үзәнгә ничек килеп эләгүе билгесез, әмма 1943 елда Бөек Ватан сугышына нәкъ менә безнең район хәрби комиссариатыннан алынган. Сугышта ул Т-34 танкында механик-йөртүче булып хезмәт итә.

«Күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек», - дип яза комбат Карабов наградной лист тутырганда. - Юлында очраган каршылыкларга карамастан, иптәш Рыхтенко танкы беренчеләрдән булып Гезен, Вельнау, Ленчиц ( Польша) шәһәрләренә бәреп керде».
Шулай ук Пилица елгасын кичкәндә безнең гаскәрләрнең алдынгы отряды иминлеген тәэмин иткән - фашистларга мина куелган күперне шартлатырга ирек бирмәгән. Танк белән оста идарә итүе аркасында, 3 танкны, 60 арбалы атны, 85 автомашинаны, миномет батареясын, 100гә якын фашист солдатын һәм офицерын юкка чыгарган. Валентин Рыхтенкога Советлар Союзы Герое исемен бирү турында 44 гвардия бригадасы командиры гвардия полковнигы И.Гусаковский да юллап йөргән. Әмма 1нче гвардия танк армиясе командующие, гвардия генерал-полковнигы Катуков 1945 елның 5 февралендә аны «Кызыл Байрак» ордены белән бүләкләгән.
1985 елда Валентин Гаврилович I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән дә бүләкләнә.

Гүзәл Минһаҗева әзерләде.

Язманың тулырак вариантын газетаның 58нче саныннан укый аласыз


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X