Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Алар - Россия армиясенең киләчәге

«Авангард» стадионының спорт залында 23 февраль Ватанны саклаучылар көне һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй җыры һәм күнегүләре смотры булып узды.

Булачак солдатларга бик тә мөһим булган бу чарада район башлыгы Александр Тыгин, хәрби комиссариат җитәкчесе Рамил Батршин катнашты.

-Сез Россия армиясенең киләчәге. Чынлап та, биредә катнашкан егетләр хәрби хезмәтне сайлар, дип ышанасы килә, - дип бәйрәм котлавын җиткерде Александр Тыгин.

Смотрда 18 команда ярышты, берсен мактап, икенчесен яманлый торган түгел. Төгәл нәтиҗәләр, газетабызның киләсе җомга санында, «Төнбоек» сәхифәсендә биреләчәк, укымый калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев