Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акъегетнең алкапкасы

Акъегет авылы мәктәптән башлана дисәң дә ярый. Олы юлдан авылга таба борылуга беренче итеп аның таш бинасын күрәсең. Башка авыллардан йөреп укучы балалар өчен аның юлга якын булуы уңайлы, әлбәттә. Читтән килгән кеше дә, Акъегет белән танышуын мәктәптән башласа ота. Редакторыбыз Илсөя Завилейская белән без дә алдан уку йортына кердек....

Акъегет авылы мәктәптән башлана дисәң дә ярый. Олы юлдан авылга таба борылуга беренче итеп аның таш бинасын күрәсең. Башка авыллардан йөреп укучы балалар өчен аның юлга якын булуы уңайлы, әлбәттә. Читтән килгән кеше дә, Акъегет белән танышуын мәктәптән башласа ота. Редакторыбыз Илсөя Завилейская белән без дә алдан уку йортына кердек.
Бу якның тарихын җентекләп өйрәнергә була анда. Мәктәптә музей оештырылган бит. Дөрес, уку йортына кергәч башта игътибарны аның диварларындагы стендлар җәлеп итә. Пөхтә-матур итеп ясалган үзләре. Кызыклы мәгълүматлар да язылган аларда. Мисалга, Заһидулла Шәфигуллинга багышланганы - үзе үк бу якта кабынган мәгърифәт учагының тарихын күрсәтә. Мөхтәрәм сәүдәгәрнең иганә чараларын хәзерге байларга үрнәк итеп куярлык. Бик зур эшләр башкарган икән ул туган ягы файдасына. Аның белән янәшә - Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары стенды, аннары - биредә белем алган танылган татар язучысы Афзал Шамовныкы... Гомумән, Акъегет танылган шәхесләре белән мактана ала. Мәшһүр җырчы Усман Әлмиев та бу якныкы икән. Мәктәп музеенда без аның турында күп әйбер белдек. Опера җырчысы «Галиябану», «Алтынчәч», «Башмагым», «Наемщик» кебек классик әсәрләрдә төп рольләрне башкарып таныла. Акъегеткә артист 95 яшь тулгач та кайта. «Туган авылым һавасы гомеремне озынайта!» ди Усман ага. Шунда ул мәктәпкә үзе язган «Еллар һәм җырлар» китабын бүләк тә итә. 1941-45 елларда концерт бригадасы белән фронтта чыгыш ясауларын искә төшереп: «...Сугыш еллары - көненә 15-18шәр концерт куя идек. Вокзал янында, госпитальләрдә, кырда чыгыш ясыйбыз...» - дип яза Татарстанның халык артисты.
Ильяс САЛИХҖАН
(Материалның тулы вариантын газетадан укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев