Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Акъегет мәктәбендә “Җырлы-моңлы балачак”

Акъегет урта мәктәбе укучылары май ае башында мәдәният йортында "Җырлы-моңлы балачак" дип исемләнгән концерт-тамаша күрсәтте. Концерт бер сулышта узды, чөнки балалар аңа нык әзерләнгән иде. Ата-аналар, авыл халкы балаларның чыгышларын яратып, сокланып, мөкиббән китеп карап утырды. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Балалар сәхнәдә үзләрен бик иркен, чын артистларча...

Акъегет урта мәктәбе укучылары май ае башында мәдәният йортында "Җырлы-моңлы балачак" дип исемләнгән концерт-тамаша күрсәтте.

Концерт бер сулышта узды, чөнки балалар аңа нык әзерләнгән иде. Ата-аналар, авыл халкы балаларның чыгышларын яратып, сокланып, мөкиббән китеп карап утырды. Залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Балалар сәхнәдә үзләрен бик иркен, чын артистларча тотты. Концерт "Радуга талантов" бәйгесендә җиңү яулаган яшь укытучы Рәшидә Борһанова чыгышы белән тәмамланды. Ул тамашачыларга "Умырзая" җырын бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев