Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

"Ак Барс" чит бозда соңгы матчын уздыра

Бүген, 25 гыйнварда, Казанның "Ак Барс" хоккейчылары КХЛның даими чемпионатында кунактагы соңгы матчын уздыра - Тольяттида "Лада" командасы белән очраша. Матч Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә башлана.

Әлеге уенны КХЛ арбитрлары - Сергей Кулаков, Павел Овчинников, Дмитрий Голяк, Александр Нестеров хөкем итәчәк. Бу сезонда көндәшләр ике тапкыр очрашты инде. Казанлылар ике уенда да җиңүгә иреште:Тольяттида - 4:1, Казанда - 5:3.

"Лада" белән очрашканнан соң "Ак Барс" даими чемпионаттагы соңгы 7 матчны Казанда уздыра.

Ил чемпионатында әлеге ике команда үзара 105 мәртәбә көч сынашкан: 47 уенда - "Ак Барс", 44 мәртәбә - 2Лада" өстенлеккә ирешкән, 14 матчта җиңүче ачыкланмаган. Аның каравы "Лада" алкаларны күбрәк керткән - 340-341.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X