Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ах-ух килеп йөрүчеләр, гыйбрәт алыгыз!

Халыкара инвалидлар декадасында Норлат авыл җирлеге бик тә игелекле эш күрсәтте. Авыл җирлегендә яшәүче егермедән артык кешегә - юл һәлакәтләренә очрап, шулай ук каты авырулардан, тумыштан, картлык көннәрендә сәламәтлекләрен югалткан һәм урын өстендә ятарга мәҗбүр булган авыруларның хәлен белешеп, бераз гына булса да күңелләрен күтәреп, игътибар йөзеннән эшләнде бу эш....

Халыкара инвалидлар декадасында Норлат авыл җирлеге бик тә игелекле эш күрсәтте. Авыл җирлегендә яшәүче егермедән артык кешегә - юл һәлакәтләренә очрап, шулай ук каты авырулардан, тумыштан, картлык көннәрендә сәламәтлекләрен югалткан һәм урын өстендә ятарга мәҗбүр булган авыруларның хәлен белешеп, бераз гына булса да күңелләрен күтәреп, игътибар йөзеннән эшләнде бу эш. Әле кайчан гына безнең арада, бергә эшләп йөргән кешеләрнең, якыннары кулына калып, алар ярдәменнән башка урамга да чыга алмауларын күреп, йөрәк әрни. Әмма алар, якыннары, балалары, туганнары ярдәмендә ышаныч һәм өмет белән яшәргә тырышалар. Язучы, шундый ук язмышка дучар булган Фәнис Яруллинның мондый шигъри юллары бар: «Авырлыкка туры карап яшим һаман, чөнки минем кешеләргә кирәгем бар!» Әйе, шунысы куандыра, аларның һәркайсы якыннары тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши. Аллаһ Тәгалә туганнарына түземлек, сабырлык һәм сәламәтлекләрен бирсен инде. Авыруны карау рухи көч кенә түгел, физик көч тә сорый бит әле. Менә шулай бергәләп - авыруларга үзенең мәгънәле шигырьләре белән көч биргән Альберт Илмөхәммәтов, китапханә кызлары, авыл жирлеге хезмәткәре Әлфирә Җамалетдинова, балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин, авылдашларыбызның хәлен, сәламәтлеген белештек, бик үк күңелле чара булмаса да, аларнын оптимистлыгы безне куандырды, сәламәт килеш тә, ах-ух килеп йөрүчеләргә гыйб­рәт алыр­лык хәлләр бар иде. Күчтәнәчләр белән сөендергән авылыбыз иганәчеләренә рәхмәт. Иганәчеләрнең исемнәрен санап үтмәскә булдым, чөнки безнең халыкта әйтем бар: «Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер». Игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын!
Розалия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев