Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“Адмирал” сәүдә үзәге җимерекләре астында калган кешеләр арасында исәннәр юк

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәге башлыгы Игорь Паньшин әнә шул хакта хәбәр итте.

25 кешенең язмышы билгесез булып кала - аларның барысы да җимерекләр астында. Алдарак 5 кешенең үле гәүдәсе табылган иде.


"Сәүдә үзәге җимерекләре астында 25кә якын кеше булырга мөмкин, аларның берсе дә исән түгел, - диде ул. - Бинаның түбәсе җимерелеп төшкән, кешеләр хәрабәләр астында калган".

Паньшин әйтүенчә, коткару эшләре алып бару өчен көчләр җитәрлек - 600 кеше һәм 100 берәмлек техника бар. "Эш өч сменада оештырылачак", - диде ул һәм коткару операциясенең кимендә ике тәүлеккә сузылачагын искәртте.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев