Хәзерге вакытка янгын вакытында 17 кешенең үлүе билгеле. Аларның 13енең җәсәде җирләү өчен туганнарына тапшырылды.
Министрлыкта әйтүләренчә, коткаручылар җимерелгән сәүдә үзәгенең яртысыннан артыгында чистарту-эзләү эшен төгәлләгән инде. 16 мартның 7:00 сәгатенә 1040 кеше һәм 177 берәмлек техниканың һәлакәт-коткару һәм кичектергесез эшкә җәлеп ителүе турында хәбәр ителде. Гадәттән тыш хәл булган урында 3 сменада эш алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, сәүдә үзәгендә янгын 11 мартта чыккан һәм тиз арада 4 мең квадрат метр мәйданга таралып өлгергән иде. Сәүдә үзәгеннән 650 кешене чыгарып кала алдылар, 50дән артык кеше имгәнде һәм пеште, дип хәбәр итә intertat.ru.
Нет комментариев