Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Адашкан гөмбәчеләргә гөмбә алтын бәясенә төшә

Гөмбә күп булгач аны җыючылар да күбәя.

Гөмбә чоры башландымы МЧС хезмәткәрләренә дә эш арта. Соңгы атнада гына да Яшел Үзән янгынга каршы гарнизон хезмәткәрләренә югалган гөмбәчеләрне эзләргә дүрт тапкыр барырга туры килгән.

Беренче очракта Ивановское авылы янындагы урманда 42 яшьлек казанлы адашкан. Дүрт көннән соң 78 яшьлек яшел үзәнле югалу турында хәбәр килгән. Бәхетенә, ул үзе юл табып велосипедсыз, телефон һәм кәрҗинсез өенә әйләнеп кайта. 20 сентябрьдә тагын бер өлкән яшьтәге йөрәк авырулы ир адаша. 85 яшьлек бабай, шулай ук бәхеткә юлны үзе табып көчкә кайтып ава. Ә менә Казаннан килгән ике кешегә Идел-Кама тыюлыгыннан үзләренә генә чыгу мөмкин булмый. Алар автомобильләрен Ивановское авылын янында калдырып урманга гөмбәгә кереп китә. Төш җиткәндә генә алар үзләренең адашуын аңлый, әмма коткаручыларны кичке җиделәр тирәсендә генә чактырта. Аларга ярдәмгә дип Яшел Үзән һәм Казан гарнизоннары хезмәткәрләре чыга. Озакламый аларга тыюлык хезмәткәрләре дә кушыла. Тыюлык директоры урынбасары ярдәмендә генә аларны табу мөмкин була. Әмма аларның сөенече озакка бармаган, чөнки ике гөмбәчегә дә тыюлык территориясе режимын бозу буенча беркетмә төзелә. Хәзер аларның икесенә дә һәркайсына 4әр мең сум штраф яный. Шулай итеп аларга гөмбә бик кыйммәткә төшә.

Резидә Йосыпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев