Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ачык тәрәзә янында сак булыгыз, балагыз егылмасын

Кыска гына вакыт эчендә - 2015 елның 30 маеннан 1 июненә кадәр дүрт (!) бала тәрәзәдән егылып төшеп травма алган.

Мондый фактлар ата-аналарның бала язмышына тиешенчә игътибар итмәүдән. ТР Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина баланың сәламәтлеге өчен ата-аналар яки тиешле кешеләрнең җаваплылыгы турында тагын бер кат искәртә.

Сак бул - ачык тәрәзә һәм балалар!

Тәрәзәдән егылып төшүләрнең бигрәк тә соңгы елларда артып китүе ни белән бәйле соң? Фаҗигаләр пластик тәрәзә куйдыру таралыш алгач күбәйгән икән. Бер яктан, яңа тәрәзәләр уңайлы да, җылыны да яхшы саклый. Шул ук вакытта кечкенә балалары булган кешеләр өчен алар зур куркыныч тудыра.

Заманча җайланмаларны нәни бала да бик җиңел ача, тәрәзәгә куелган москит челтәрләре аркасында исә нәни курку хисен сизми. Челтәр исә ертылмаган очракта да, аның беркетмәләре сабый авырлыгына чыдый алмый. Нәтиҗәдә, еш кына балаларның тәрәзә тирәсендәге уеннары бик аяныч тәмамлана.

Нарасыйның тәрәзәдән егылып төшүендә кем гаепле? Күпләр әти-әнине сүгәргә ашыгыр. Әлбәттә, аларның гаебе зур - карап, саклап җиткермәгәннәр. Әмма күп очракларда мондый хәлләр имин гаиләләрдә булган. Берәүләр балаларын берничә секундка гына күздән ычкындырган, икенчеләренең өе тулы бала - башкаларын караган арада, берсенә игътибар җитеп бетмәгән.

Баланы бер генә минутка да үз яныңнан җибәрмичә тотып булмый. Шуңа да бүген балаларны җәрәхәтләнүдән саклаучы җайланмалар бик күп. Һәр балалар кибетләрендә өстәл почмакларына бәрелүдән, электр розеткаларына бармак тыгудан, шкаф ишекләренә кул кыстырудан саклаучы чаралар сатыла. Сабый тәрәзәне үзе ача алмасын өчен дә тоткычларга махсус йозаклар куйдыртып була.

Бездән берничә киңәш:

1.Бала мондый фаҗигагә ата-ана өйдә юкта ешрак тарый. Кечкенә балаларны игътибарсыз калдырмагыз.

2.Москит сеткасына ышанмагыз. Киресенчә, ул фаҗигагә этәрә генә. Еш кына балалар шушы сетка белән чыгып төшә.

3.Тәрәзә яныннан мебель тормасын, бала менәрлек булмасын.

4. Булдыра алганча тәрәзәне өстән ачарга тырышыгыз.

5. Тәрәзәне берничә сантимер гына ачарлык итеп фиксатор куегыз.

6.Тәрәзәгә рәшәткәләр куегыз. Алар баланы тәрәзәдән төшеп китүдән саклый.

7.Тәрәзә янында торган караватта сикерергә рөхсәт бирмәгез.

8.Балага куркынычсызлык дәресләре бирегез. Өлкәнрәкләр кечкенәләр артыннан карый торган булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев