Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Абый, абый, Марат абый..

.Безнең мәктәптә укытучыларга апа, абый дип дәшү гадәткә кергән. Әтисенең исемен әйтеп азапланмый идек. Алсу апа, Марс абый... Юк, бу тәрбиясезлектән түгел, ә шулай укытучыны якын күреп, үз итү. Иде дим, минем дә Олы Ачасыр мәктәбен тәмамлаганга 16 ел вакыт узып киткән.

Без башлангычта укыганда мәктәпкә, укып бетереп, яшь укытучы кайтты. Озын буйлы, чибәр, җитмәсә мыегы да бар. Шук­лыгыбыз белән аерылып торган безнең класска аны озайтылган көн төркеменә җитәкче итеп билгеләделәр. Гатиятуллин Марат Гомәр улын бер күрүдә яраттык без. Абый, Марат абый дип теңкәсенә тиеп бетә идек. Шуның кадәр яраттык, кочып алдына менеп утырырга да күп сорамый идек. Юк, ул да, мин бит укытучы дип, коры булмады, тавыш күтәргәнен күрмәдек. Киресенчә, без балалар белән үзен чын сабыйларча тотты ул. Үсә төшкәч, Марат абый татар теле һәм әдәбиятын укытты, азрак без дә җитдиләндек, уртак темаларыбыз барлыкка килде. Бергә күпме бәйрәмнәрне, чараларны әзерләдек, нинди генә очракта да без аңа таяна алдык. Укытучы гына түгел, ул безнең өчен якын дуска әверелде. Мәктәпне тәмамлап чыкканда сыйныфыбызга багышлап язган шигыре әле дә истәлек булып саклана.
Бүгенге көндә директор урынбасары булган Марат Гомәр улы мәктәпнең генә түгел, ә авылның да терәге. Авылдашларым минем белән килешер, Марат абый авылга бер җан өрүче кебек ул. Нинди генә бәйрәм, чара уздырылмасын, аның зәвыклы, аһәңле тавышыннан башка узмый. Ул алып барган бәйрәмнәр затлылыгы белән аерылып тора. Авыл яшьләрен дә бер учка җыеп, аларның проблемаларын йөрәге аша кичереп, ничек булса да ярдәм итәргә тырышып, кайнап яши. Миңа мәктәп эше дә җитә дип, тирә-юньгә битараф түгел ул. Ә укытучыларның эше тавык та чүпләп бетерә алмаслык күп икәнен барыбыз да яхшы белә. Укыту программасы елдан-ел катлаулана барган, БДИ дип дер калтыраган заманда яшибез бит.
Еш кына Марат абый, авылның сәләтле яшьләрен җыеп, спектакль, концертлар куя. Әйтерсең лә, ул - режиссер, барысын да ничек шулай югары дәрәҗәдә оештыра ала, кайдан вакыт таба?! Әле «вконтакте» челтәрендә «Без бит - ачасырлылар!» дигән төркем булдырганнар. Бүгенге көндә авылның иң актив егетләре хоккей тартмачыгы ясау белән мәш килә, башкарган эшләренә хисап буларак, фотоларны да шул төркемгә куеп баралар. Бу мәйданчыкны булдыру авыл халкының уртак фикере һәм акчаны да бергәләп җыя­лар. Әле дә ярый һәр яңалыкны башлап йөрүче Марат абый бар.
Марат Гомәр улын район, республика күләмендә узган чараларда да еш күрер­гә була. Нинди генә образга кермәсен (Каюм Насыйри), һәммәсен зур осталык белән башкарып чыга, оештыручыларның йөзләренә кызыллык китерми. Гаиләсенә дә күз тимәсен: хатыны Рәзинә белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Редакция коллективы аның эшчәнлеген тиешенчә бәяләргә вакыт җиткән, дип саный.
5 октябрьдә без Укытучылар көнен билгеләп узабыз. Һәркемнең күңелендә бик еракта калган мәктәп еллары хатирәсе, яраткан укытучысы саклана. Минем дә гел елмаеп, сабырлыгы, үтә гадилеге белән йөрәкккә кереп калган Марат абыйны искә алуым юкка түгел. Барлык мөгаллимнәрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, катлаулы хезмәтләрендә сабырлык, иҗади уңышлар, акыллы укучылар телибез. Еллар узгач та, укучыларыгыз менә шулай сагынып, яратып искә алырлык булсын. Бәйрәм белән сезне, кадерле укытучылар!

Алия ГАЯЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев